Суббота, 04.05.2024, 21:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 24
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан республикабызның бер төркем хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы эшләгәне өчен югары бүләкләр белән бүләкләнде, аларга мактаулы исемнәр бирелде. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар.
Республиканың иң югары бүләге – Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов бүләкләнде.
"Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов Халыклар дуслыгы орденына лаек булды.

Просмотров: 617 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Дипломы белән бүләкләнде. 

Просмотров: 603 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

Шимбә, 26 ноябрьдә, Уфа шәһәрендә үтәчәк ярминкәдә катнашырга район хуҗалыклары, крәстиян-фермерлар һәм шәхси йорт хуҗалары чакырыла. Ярминкәдә катнашучылар бергә туплангач, иртәнге 6 сәгать 30 минутта элекке КПМ мәйданчыгыннан бердәм колонна булып башкалага кузгалачак. Сорау-белешмәләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 617 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

25 ноябрьдә 11дән 17 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгенә "Ышаныч телефоны” аша бәйләнешкә керү мөмкинлеге тудырыла. Сезнең мөрәҗәгатьләрегезгә психолог, юрист һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе канәгатьләндерерлек җентекле җаваплар бирергә әзер. 3-12-63 телефоны буенча үзегезне атамыйча гына да күрсәтелгән вакыт эчендә шалтырата аласыз.
Индира Гәрәева
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 598 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

Шундый исемле бәйрәм концертын җыр-моң сөюче дусларыбыз бүген, 24 ноябрьдә, район мәдәният йортында карый ала. Аналар көненә багышланган әлеге күңелле кичә 18 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Луиза Ишморатова,
мәдәният йортының художество җитәкчесе.

Просмотров: 1069 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.11.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск