Пятница, 03.05.2024, 18:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 27
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
"Чебешне көз саныйлар” дигән акыллы халык әйтемен бераз үзгәртеп, "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләре белән  дуслыкны көз сыныйлар”, дип әйтәсе килә. Чыннан да шулай бит: безнең активлыгыбыздан киләсе елда күпме гаиләнең район тормышыннан, республика һәм илебездә әһәмиятле вакыйгалардан никадәр дәрәҗәдә хәбәрдар булуы бәйле бит. Бүгеннән үк кичектермичә бөтен дусларыбызны сигез дистә ел буе яраткан дустыгыз булган "Игенче” һәм алдагы елның җәендә беренче түгәрәк юбилеен – 10 еллыгын билгеләячәк "Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылып куярга өндибез. "Игенче”гә яртыеллык язылу хакы 324 сум 66 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 88 сум 44 тиен. Ышануыбызча, һәр оешма-учреждение, хуҗалыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре район гәзитләрен эш урыннарына гына түгел, ә һәр хезмәткәрнең йортына яздыру турында да дәррәү хәстәрлек күрәләр.
Быел да редакциядә һәм аның хезмәткәрләрендә "Игенче”гә еллык язылу мөмкинлеге саклана: 649 сум ... " Читать дальше "
Просмотров: 553 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.10.2011 | Комментарии (0)

Хакимият көненең чираттагысы 25 октябрьдә Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Көндез урындагы биләмә хакимияте бинасында шәхси сорау-үтенечләрен 9 кеше җиткерде. Кич авыл мәдәният йортына Иске Калмаш, Яңа Мортаза, Болгар һәм Кавказ авылларында яшәүчеләр җыелды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, төрле оешма-учреждениеләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашлыгында  әлеге чара ике якны да кызыксындырган сорау-үтенечләрне җентекле тикшерү шартларында узды. 

Просмотров: 547 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.10.2011 | Комментарии (0)

24 октябрьдә Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә хакимият көне чикләрендә тәүдә муниципаль район Советы депутаты, Иске Бәшир урта мәктәбе директоры Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева муниципаль район һәм урындагы биләмә хакимиятләре белгечләре белән берлектә халыкны шәхси сорау-үтенечләре буенча кабул итте. Кич авыл мәдәният йортында шушы биләмәгә караган авылларда яшәүчеләр җыелды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, урындагы биләмә башлыгы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, "Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Рамил Кадыйр улы Ташбулатов, әлеге оешманың М.Хуҗин исемендәге участогы начальнигы Далмир Мәхмүт улы Вәлиев, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, төрле  оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре биләмә халкын кызыксындырган сорау-үтенечләр белән якыннан танышып, бергәләп хәл итү юлларын табу максатында әңгәмәләшеп алды. 

Просмотров: 455 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.10.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск