Суббота, 04.05.2024, 06:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 18
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе – мәгариф системасына караган өстәмә белем бирү учреждениеләренең бер төре. Укучы балаларда сәламәт тормыш культурасы тәрбияли, яшь буынны hөнәри спортка яшьли әзерли ул. Дөньякүләм спорт ярышлары hәм Олимпия уеннары чемпионнарының hәммәсе шунда шөгыльләнгән-чыныккан. Советлар Союзында спорт мәктәпләре үткән гасырның 30нчы елларында оеша башлаган. 1934 елда Мәскәүдә төзелгән Яшь пионерлар стадионы беренче шундый учреждение булган. 1935-1936 елларда алар аерым башка шәhәрләрдә дә ачылган. 1940 елларда "Динамо”, "Спартак” спорт җәмгыятьләре, профсоюз, ОСОАВИАХИМ оешмасы (1940 еллар ахырында ул ДОСААФка үзгәртелгән) каршында hәм мәгариф системасында дистәләгән спорт мәктәбе эшчәнлек иткән. Артабангы елларда аларның саны арткан. Ә безнең районда спорт мәктәбе 1991 елда оешкан (1991 елга алар ил буенча 6 меңнән арткан). Моңача спорт мәктәпләренең вазыйфа бурычларын мәгариф учреждениеләрендәге физик тәрбия түгәрәкләре үтәп килгән. 
Просмотров: 602 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2011 | Комментарии (0)

Башлангыч һөнәри белем бирү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен 85 санлы һөнәрчелек лицееның махсус фәннәр укытучысы АЛЬБЕРТ АНАТОЛЬЕВИЧ КАНИКЕЕВ "Русия Федерациясе башлангыч һөнәри белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булды.
Просмотров: 512 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2011 | Комментарии (0)

Агымдагы елның көзге чакыру кампаниясе чорында Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатында җәмәгатьчелек кабул итүе базасында 10 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр (Уфа шәһәре, Революцион урамы, 156, тел. 228-02-92) көн саен хәрби хезмәткә чакыру һәм альтернатив хезмәткә җибәрү мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү-карау буенча консультатив-хокукый үзәк эшли. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!
Илдар Хәмитов,
Башкортстан Республикасының 
Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча хәрби 
комиссариат бүлеге начальнигы.

Просмотров: 572 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2011 | Комментарии (0)

Быелгы урып-җыю йомгаклары буенча Русия Федерациясе Хөкүмәте ил буенча иң яхшы хуҗалыкларны билгеләде һәм 6 октябрьдәге 1760-р санлы карары белән тугыз шундый хуҗалык Хөкүмәтенең Мактау грамоталарына лаек булды. Идел буе федераль округында бу мәртәбәле бүләккә безнең районның "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы лаек булды. Күптән түгел хуҗалык рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовка аны Русия Федерациясе Хөкүмәтендә тантаналы шартларда тапшырдылар. Базылыларның ил күләмендә иң яхшы хуҗалыкларның берсе булуын әлеге бүләк тагын бер тапкыр дәлилләде.

Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск