Пятница, 03.05.2024, 19:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 17
Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов октябрь-ноябрь айларында авылларда профилактика көннәре үткәрү турында карарга кул куйды. Бу чара дәүләт власте органнары белән халыкның бәйләнешен тагын да ныгытуга юнәлтелә. Тормыш-көнкүрешебез мәсьәләләре турында күзгә-күз карап ачыктан-ачык сөйләшү, һичшиксез, яшәешебездә булган төрле проблемаларны чишү юлларын билгеләүгә, аларны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Просмотров: 498 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.10.2011 | Комментарии (0)

Дүшәмбе, 17 октябрьдә, 10нан 11 сәгатькә кадәр муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов белән телефон аша туры аралашу оештырыла. Борчыган сорау-үтенечләрегез белән 3-22-60 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Просмотров: 472 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.10.2011 | Комментарии (0)

14 октябрьдә, башкалабызда Милләтара татулыкны ныгыту елы чикләрендә Башкортстан халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган республика телевизион фестиваль-марафоны старт алды. Милли мәдәниятләрне саклап калу, яшьләр күңелендә аларга ихтирам хисе тәрбияләү максатын күз уңында тотып оештырылган бу чара 21 октябрьдә безнең район биләмәсендә дә үтәчәк. Марафонда Бакалы, Благовар, Шаран һәм үзебезнең районның иҗади коллективлары катнашып, җыр-моңга осталыгын күрсәтәчәк. Фестиваль мәдәният йортында 18 сәгатьтә башлана. Керү – бушлай. 

Фестиваль-марафон 1 декабрьдә башкалабыз Уфада Гала-концерт белән тәмамлана.

Луиза Ишморатова.

Просмотров: 548 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.10.2011 | Комментарии (0)

20 октябрьдә Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем 9дан 11 сәгатькә кадәр Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында гражданнарны урынга чыгып кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!

Айдар Зәйнетдинов,

идарәлек начальнигы.
Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.10.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск