Суббота, 04.05.2024, 02:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 27 » Языл һәм бүләк от!
10:07
Языл һәм бүләк от!
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
"Чебешне көз саныйлар” дигән акыллы халык әйтемен бераз үзгәртеп, "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләре белән  дуслыкны көз сыныйлар”, дип әйтәсе килә. Чыннан да шулай бит: безнең активлыгыбыздан киләсе елда күпме гаиләнең район тормышыннан, республика һәм илебездә әһәмиятле вакыйгалардан никадәр дәрәҗәдә хәбәрдар булуы бәйле бит. Бүгеннән үк кичектермичә бөтен дусларыбызны сигез дистә ел буе яраткан дустыгыз булган "Игенче” һәм алдагы елның җәендә беренче түгәрәк юбилеен – 10 еллыгын билгеләячәк "Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылып куярга өндибез. "Игенче”гә яртыеллык язылу хакы 324 сум 66 тиен, "Сакмагош саткылары”на – 88 сум 44 тиен. Ышануыбызча, һәр оешма-учреждение, хуҗалыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре район гәзитләрен эш урыннарына гына түгел, ә һәр хезмәткәрнең йортына яздыру турында да дәррәү хәстәрлек күрәләр.
Быел да редакциядә һәм аның хезмәткәрләрендә "Игенче”гә еллык язылу мөмкинлеге саклана: 649 сум 32 тиенгә тоташ бер елга язылып куеп, үзегезне икенче яртыеллыкка языласы мәшәкатьләрдән (ә еш кына хаклар арта да төшә) арындыру өстенә квитанциягездә печать белән беркетелгән тәртип саны матур гына отышка ия булу да әле. Алдагы еллардагыча, юмарт дуслар ярдәме белән үткәреләчәк абунәчеләр лотереясендә мал-туар, кош-корт, көнкүреш техникасы, азык-төлек, башка вак-төякләр оту куанычы атна саен өчәр тапкыр капка шакыячак дустыгыз белән аралашу сөенече өстенә иш янына куш булачак, ләбаса... Ашыгыгыз, язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз һәм... бүләк отыгыз!
Мөхәрририят.
Просмотров: 554 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск