Пятница, 03.05.2024, 18:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Октябрь » 24
Республика, Укытучылар hәм "Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе көненә багышланган чаралар чикләрендә "Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлеге рәсми делегациясенең "Бердәм Русия”нең безнең райондагы бүлекчәсе җитәкчеләре hәм партия активы  белән "түгәрәк өстәл” артында очрашуы турында хәбәр иткән идек инде. Шуның дәвамы буларак, район мәдәният йортында янә бер чара үткәрелде: муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты hәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырган "түгәрәк өстәл” бу юлы җитәкчеләр – муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, милеккә идарә итү комитеты рәисе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, үзәк дәваханәнең баш табибы Салават Зәки улы Гыйззәтуллинны авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре ... " Читать дальше "
Просмотров: 464 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте башлыгы кул куйган махсус карар нигезендә авыл биләмәләрендә хакимият көннәре үткәрү дәвам итә. Чираттагысы 19 октябрьдә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең үзәк усадьбасы – Үрнәк авылы мәдәният йортында үтте. Халык белән турыдан-туры аралашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгының урынбасарлары һәм җаваплы хезмәткәрләр, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, районыбыздагы оешма-учреждениеләр, җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде”, "Юлдаш” җәмгыятьләре рәисләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Просмотров: 528 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

20 октябрьдә хакимият көне Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендәге хәлләргә багышланып, шушы авыл мәдәният йортында үтте. Авыл халкы белән күзгә-күз карашып, борчыган проблемаларны уртага салып тикшерергә биредә хуҗалык итүче субьект – "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, райондагы оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килгән иде.
Просмотров: 549 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте башлыгы карары нигезендә авыл биләмәләрендә хакимият көннәре үткәрү расланылган график буенча дәвам иттереләчәк. Дүшәмбе, 24 октябрьдә әлеге чара Иске Бәшир мәдәният йортында, сишәмбе, 25ендә – Иске Калмаш, чәршәмбе, 26сында – Каразирек, пәнҗешәмбе, 27сендә – Тозлыкуш, җомга, 28 октябрьдә – Имәнлекул мәдәният йортларында эш көне азагында, кичке сәгатьләрдә, шимбә, 29 октябрьдә – көндезге 10да Тайняш авылы мәдәният йортында үтәчәк. Бу көннәрдә шулай ук биләмәдән сайланган район Советы депутатлары да халыкны кабул итәчәк, сәгатьләре биләмәләрнең игълан тантаналарында күрсәтелә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов һәм аның урынбасарлары, райондагы ведомстволар, оешма-учреждениеләр урындагы хуҗалык җитәкчеләре катнашлыгында үтәсе әлеге чараларда актив катнашып, үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча канәгатьләнерлек җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырабыз. Шул ук вакытта район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренә льготалы язылу мөмкинлеге дә тудырыла ("Игенче” гә еллык язылу хакы 649 сум 32 тиен, редакция печате белән беркетелгән квитанциядәге тәртип саны сез ия булу мөмкинлеге тудырылачак бүләк (бозау, куяннар, әтәчләр, төрле көнкүреш техникасы, азык-төлек һәм башкалар) күрсәткече дә).
Просмотров: 672 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

Мәскәү шәһәрендә үткән "Алтыз көз – 2011” XIII Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, "Чакмагыш ветеринар станциясе” дәүләт бюджет учреждениесе Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында эпизоотик чирләргә каршы эффектлы эшчәнлек җәелдергән өчен Диплом һәм бронза медальгә лаек булды.

***

Башлангыч һөнәри белем бирү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен 85 санлы һөнәрчелек лицее укытучысы СВЕТЛАНА АРКАДЬЕВНА БОГДАНОВА Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Просмотров: 522 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск