Бүләкләргә лаек булдылар 22 сентябрьдә Кушнаренко районы үзәгендә "Кушнаренко таңнары” дип исемләнгән республика фольклор фестивале үтте. Биредә Башкортстанда яшәүче рус, башкорт, татар, мари, чуваш һәм башка халыкларның халык авыз иҗаты үрнәкләре тәкъдим ителде.
Мәртәбәле бу бәйгедә районыбыз данын балалар сәнгать мәктәбенең өч коллективы яклады. "Энҗеләр” татар фольклоры (җитәкчесе Г.С.Ситдикова), "Дуслык” татар фольклор-хореографик (Э.Ә.Сәетгәрәева) һәм укытучыларның "Наза” башкорт халык уен кораллары (З.Ф.Вәлиуллина) ансамбльләре чыгышлары жюри тарафыннан югары бәһаланып, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Моннан тыш, югары сәхнә мәдәнияте һәм башкару осталыгы өчен өч коллективыбыз да Республика халык иҗаты үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гөлзия Ситдикова, балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары.
|