Четверг, 02.05.2024, 19:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 31
Район мәдәният йорты каршында оештырылган "Чат-кылар” агитбригадасы район басуларында урып-җыю эшләре башлану белән дәртле биюләр, моңлы җырлар әзерләп, һәр көн саен төрле хуҗалыкларга барып, иген-ченең хезмәтен данлады, тагы да тырышып эшләргә дәрт өстәде.
Алар "Базы” компанияләр төркеменә караган өченче бригада – Уйбулат бүлекчәсе игенчеләрен дә читтә калдырмады. Без барганда, авылдан читтәрәк җәйрәп яткан туксан гектар мәйданны биләгән бодай басуында җиде комбайн соңгы гектарларны чаба иде.

"Базы” хуҗалыкларында һәр 5 көн саен алдынгы игенчеләрне акчалата бүләкләү каралган. Уйбулатлылар арасында да 600дән башлап 1 мең сумга кадәр премия алучылар күп. Комбайн штурвалы артында озак еллар эшләүче Ришат Хисаметдинов алты меңнән артык (көненә 395 центнер) ашлык сугып, 1 мең сум премиягә лаек булды. Шулай ук Илгизәр Ибәтуллин көненә 380 шәр центнер суктырып, алты меңне тутырып килә. Финат Каһарманов (5800 центнер), Руслан Гарифуллин (5475 центнер), Ягъфәр Гәрәевның да (5368 центнер) хезмәте акчалата бүләкләнде.

Лилия Батталова.

... " Читать дальше "

Просмотров: 622 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.08.2011 | Комментарии (0)

Җәйге ялымны бушка уздырмадым диярлеге бар Тайняш урта мәктәбе укучысы Илвир Рәхимовның. Хәер, ул узган елда да хезмәт салып, "Герой” кооперативына зур ярдәм иткән иде. Хуҗалыкның уңган егете, яшь комбайнчы Самат Сәлихов белән бергәләп эшләделәр, ашлык суктырып алуда икенче урынны яуладылар. Тырышкач, хезмәт хакын да мул алдылар, премиягә дә лаек булдылар. Быел да бергәләп эшлиләр, алдынгы урында киләләр. Менә нинди тырыш егетләр яши авылда.
Просмотров: 651 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.08.2011 | Комментарии (0)

Ау кагыйдәләре төгәл үтәлсен

Кыр казлары, үрдәкләре, кабан дуңгызы аулау рөхсәт ителгән чор башланды. Әмма бу шөгыльне законлаштыру өчен аучы кулында путевка, лицензия, 2012 елга кадәр озайтылган аучылык билетының булуы мәҗбүри. Кулында тиешле документлары булмаганнарга урманнарда, болыннарда, буаларда киек-җәнлекләргә сунар итү катгый тыела. Шул нигездә законсызлык кылуны искәртү максатында "Браконьер” операциясе 20 августтан безнең районда да башланды. Киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк ул.

Законсыз рәвештә аучылык итүчеләрне каты җәза көткәнлеген һәркем яхшы белергә тиеш.

Ринат Ризванов< ... " Читать дальше "

Просмотров: 522 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.08.2011 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимияте башлыгының агымдагы елның 22 августындагы 148 санлы карары белән Рөстәм Фәнил улы Казыйханов "Чакмагыш базары” муниципаль унитар предприятиесе директоры вазифасына тәгаенләнде.
Просмотров: 670 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.08.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск