Четверг, 02.05.2024, 21:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 16
"Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән иген басуларында комбайннар гөрелтесе көн-төн яңгырый. Бу техникада уңган механизаторларыбыз Рәфит Әминев (2501 центнер), Анатолий Конаков (2376 центнер) тырышып эшли. "Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән "Нью-Холланд”ка идарә иткән Александр Захаровның (3462 центнер) хезмәт күрсәткечләре дә әйбәт. Шоферлар Вилюр Хәмәтханов (4576 центнер), Рәмзил Габдрахманов (3353 центнер) ашлыкны ындыр табагына өзлексез ташый, көнлек норманы арттырып үтәргә омтылыш аларда да зур. Арыш басуында гектар куәте әлегә 25,1, борчакныкында 26,6, арпаныкында 34,5 центнер күренә. Волгалылар быелгы уракта да сынатмыйча, куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәрләр, дип ышанабыз.


Рая Вәлиәхмәтова,
"Волга” хуҗалыгы бухгалтеры.
Просмотров: 752 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.08.2011 | Комментарии (1)

Эш сөйгән, тырыш кеше хөрмәткә лаек. Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятендә дә кеше кадерен беләләр: алдынгылар хезмәт хакын мулрак ала. Планны арттырып үтәүчеләргә премия түләнә, хуҗалык идарәсе коллектив әгъзаларына ярдәмче шәхси хуҗалыкларына мал азыгы китерү мәсьәләсендә дә ярдәм итә. Арытаба да бүгенгедәй тырышлык салса, ат караучы уңган егет Азат Юнысовка көзен бүләккә колын вәгъдә ителгән.
Просмотров: 516 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.08.2011 | Комментарии (0)

Җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте коллективы район үзәген төзекләндерүгә лаеклы өлеш кертә. Бу оешма балансындагы ике катлы торак йортлар микрорайонында тирә-якны тәртипкә китерү дәвам итә. Чакмагышның Төзелеш һәм Тынычлык урамнары чатыннан алып мәдәният йорты юнәлешендә так санлы йортлар ягыннан җәяүлеләргә йөрергә тротуар хәстәрләнеп, шунда асфальт түшәлә. Эшчеләр Марат Мансуров, Салават Мәрдәнов, Әмир Гуҗин, Илнур Агиев, Артур Хәмәтгәрәев матур итеп юл сала. Тимерҗан Гыйззәтуллин "ГАЗ-3507” автомашинасында комташ, асфальт ташый, Фирдәвис Вәлиуллин кәтүкләү машинасына идарә итә.Ә хатын-кызлар бригадасы йортларны буяп, төрле төсләргә кертә. Бу эшне Гөлүсә Камаева, Нәзирә Әхмәтова, Клавдия Еникеева, Әнфүзә Нәҗметдинова, Рузилә Васильева җиренә җиткереп башкара.

Айдар Басыйров.

Автор фотолары
Просмотров: 471 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.08.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск