Четверг, 02.05.2024, 23:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Август » 31 » Бураларга байлык өстәлә
07:42
Бураларга байлык өстәлә
Район мәдәният йорты каршында оештырылган "Чат-кылар” агитбригадасы район басуларында урып-җыю эшләре башлану белән дәртле биюләр, моңлы җырлар әзерләп, һәр көн саен төрле хуҗалыкларга барып, иген-ченең хезмәтен данлады, тагы да тырышып эшләргә дәрт өстәде.
Алар "Базы” компанияләр төркеменә караган өченче бригада – Уйбулат бүлекчәсе игенчеләрен дә читтә калдырмады. Без барганда, авылдан читтәрәк җәйрәп яткан туксан гектар мәйданны биләгән бодай басуында җиде комбайн соңгы гектарларны чаба иде.

"Базы” хуҗалыкларында һәр 5 көн саен алдынгы игенчеләрне акчалата бүләкләү каралган. Уйбулатлылар арасында да 600дән башлап 1 мең сумга кадәр премия алучылар күп. Комбайн штурвалы артында озак еллар эшләүче Ришат Хисаметдинов алты меңнән артык (көненә 395 центнер) ашлык сугып, 1 мең сум премиягә лаек булды. Шулай ук Илгизәр Ибәтуллин көненә 380 шәр центнер суктырып, алты меңне тутырып килә. Финат Каһарманов (5800 центнер), Руслан Гарифуллин (5475 центнер), Ягъфәр Гәрәевның да (5368 центнер) хезмәте акчалата бүләкләнде.

Лилия Батталова.

Фотода: Ришат Хисаметдинов белән Илгизәр Ибатуллин

Просмотров: 623 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск