Җәйге ялымны бушка уздырмадым диярлеге бар Тайняш урта мәктәбе укучысы Илвир Рәхимовның. Хәер, ул узган елда да хезмәт салып, "Герой” кооперативына зур ярдәм иткән иде. Хуҗалыкның уңган егете, яшь комбайнчы Самат Сәлихов белән бергәләп эшләделәр, ашлык суктырып алуда икенче урынны яуладылар. Тырышкач, хезмәт хакын да мул алдылар, премиягә дә лаек булдылар. Быел да бергәләп эшлиләр, алдынгы урында киләләр. Менә нинди тырыш егетләр яши авылда.
|