Ау кагыйдәләре төгәл үтәлсен Кыр казлары, үрдәкләре, кабан дуңгызы аулау рөхсәт ителгән чор башланды. Әмма бу шөгыльне законлаштыру өчен аучы кулында путевка, лицензия, 2012 елга кадәр озайтылган аучылык билетының булуы мәҗбүри. Кулында тиешле документлары булмаганнарга урманнарда, болыннарда, буаларда киек-җәнлекләргә сунар итү катгый тыела. Шул нигездә законсызлык кылуны искәртү максатында "Браконьер” операциясе 20 августтан безнең районда да башланды. Киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк ул.
Законсыз рәвештә аучылык итүчеләрне каты җәза көткәнлеген һәркем яхшы белергә тиеш. Ринат Ризванов,
полициянең өлкән лейтенанты.
|