|
|
|
|
Главная » 2011 » Август » 29
Тормышыбызда төрле могҗизалар, еш булмаса да, очрап тора. Күптән түгел шундый сирәк хәл безнең якта, Чакмагышта яшәүче Флүзә ханым Гыйндуллинаның шәхси хуҗалыгында да булды. Тавык асрый торган абзардан гаҗәеп йомырка алып керә ул. Аның кабыгында гарәп хәрефләре белән язылган "Аллаһ” сүзе ачык күренеп тора. Могҗизага тиң бу вакыйганың нәкъ менә изге Рамазан аенда булуы – үзе үк Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген, барлыгын-берлеген белдерүче олуг дәлил. Бу гаҗәеп хәлнең нәкъ менә шушы иманлы-бәрәкәтле нигездә барлыкка килүе дә һич очраклы түгелдер. Чөнки Флүзә ханым үзе дә – күңелендә иман нуры йөрткән, "Бикә” мәчетендә Галим хәзрәт Шакиров җитәкчелегендә дин сабаклары алган, балаларын да шул рухта тәрбияләгән хак мөслимә. Гарәп хәрефләрен танымаучы башка берәр кешенең хуҗалыгында барлыкка килсә, бәлки бу вакыйга искә алынмыйча да үтеп китәр иде. Аллаһы Тәгаләнең бөек кодрәте билгесе, чын могҗиза дими, ни диярсең?!
Просмотров: 752 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.08.2011
|
|
Инша Аллаһ, сөенеп көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланып, хак динебездәге иң мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе – Рамазан гаете якынлашып килә. Бөек Раббыбыз биргән көч-кодрәт белән, сабырлык белән үткәргән шушы айның изге бәйрәмен, елдагыча Яңа Балтач авылындагы "Фәридә” мәчетендә дә күркәм итеп оештырмакчыбыз. Әйткәндәй, шушы көннәрдә мәчетебезнең үз ишекләрен ачып халыкка хезмәт итә башлавына өч ел тула. Шушы ике бәйрәмне билгеләп үтү тантанасына башкалабыздан мәртәбәле кунак – "Гуфран” мәчетеннән Абдулкәрим хәзрәт тә килер дип көтәбез. Гает намазы 30 августта, сишәмбе көнне, иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Илһам Якупов,
...
" Читать дальше "
Просмотров: 864 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 29.08.2011
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|