НОВЫЙ САЙТ http://igenche.ru/ |
Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка инде традициягә әверелгән еллык Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. 4 декабрьдә Кремльнең Георгий залында сәгатьтән артык үткән бу очрашуда сүз илнең эчке һәм тышкы сәясәте, иҗтимагый, икътисадый-социаль үсешенең төп юнәлешләре турында барды. Мөһим үсеш программасы документында, башкарылган эшләр белән беррәттән, киләчәктә ил алдында торган мөһим бурычларга, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.
Владимир Владимирович үзенең чыгышын ил бердәмлеген ныгытуда ярдәм иткән Русия халкына рәхмәт әйтүдән башлады. 2014 елда илебез тормышында булган мөһим сәяси вакыйга – Кырымның Русия составына кушылуы уңаеннан уй-фикерләре белән уртаклашты. Ярымутрауда урнашкан Кырым Респуб-ликасы һәм аерым статуста булган Севастополь шәһәренең Русиягә яңа субъектлар буларак әйләнеп кайтулары — шул төбәктә яшәүчеләрнең ирекле сайлавы, теләге нәтиҗәсе. Халык референдумда демократия шартларында үзенең киләчәк үсеш юлын бердәм рәвештә билгеләде. Мөрәҗәгатьнамәнең тәүге өлеше кү
...
" Читать дальше "
|
Район семинар-киңәшмәсеннән Агымдагы елның 10 ноябрендә муниципаль район хакимияте “Авыл хуҗалыгы техникасын 2015 елгы басу эшләренә әзерләү турында” карар кабул иткән иде. Анда авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елгы басу эшләренә әзерләүне тәмамлау сроклары билгеләнде. Атап әйткәндә, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын –15 мартка, тракторларны һәм аларның тагылмаларын, шулай ук минераль ашлама сиптергечләрне һәм тараткычларны – 1 апрельгә, мал азыгы хәзерләү комбайннарын, тагылма ургычларны һәм печән хәзерләү техникасын – 25 майга, ашлык комбайннарын, ургычларны һәм бөртек чистарту корылмаларын – 10 июньгә, бөртекне җыеп алганнан соң эшкәртү машиналарын һәм җиһазларын – 10 июльгә, автомобиль үлчәүгечләрне – 1 июльгә, шикәр чөгендере җыю техникасын 1 сентябрьгә әзерләп бетерү бурычы куелды.
Хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләргә һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыкларына авыл хуҗалыгы техни-касын дефектовка үткәргәннән соң норматив таләпләргә ярашлы озайлы саклауга куярга тәкъдим ителде. Шушы максатта ремонт бригадалары һәм звенолар төзү, басу эшләренә әзерләнү буенча хезмәт коллективлары, аерым ремонтчылар арасында ярыш оештыру, үзйөрешле техниканы һәм аларның тагылмаларын дәүләт техник каравына үзвакытында кую буенча тәгаен бурычл
...
" Читать дальше "
|
Канададагы эшчәнлек алымнарын бездә дә кулланып була, ди “Герой” кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгәннәр — беренче чиратта гомум тырышлык, хезмәтне фәнни нигездә, максатлы оештыруның нәтиҗәсе. Тик заман алга барган саен үз казаныңда гына кайнау җитми, хәтта илебездәге казанышларны өйрәнү-куллану гына да аз тоела башлый. Дөрес, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, аларның белгечләре белән бәйләнеш булдыру байтактан яшәп килә. Хәтерегездәдер, районда Голландия, Германия белгечләре катнашлыгында Бөтенрусия семинарлары узды, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнелде, кулланыла башлады, җитештерү юлларын киңәйтте. Ясалма орлыкландыру эшчәнлегендә дә үрнәк булырлык эшләр бар. Районыбыз эшчәннәре башкарганнар хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан башкаларга үрнәк итеп куела бүген. Фәкать Чакмагыш җирлегенә республиканың күп районнарыннан эшкә өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Чакмагыш инде алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, заман авыл кешесе алдына яңа таләпләр куя. Ә камиллеккә омтылыш – чакмагышлыларның яшәү девизы. Күптән тү
...
" Читать дальше "
|
Билгеле булуынча, көз аеның соңгы якшәмбесендә якты һәм зур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәркайсыбыз өчен дә җир йөзендә иң кадерлесе булган шушы гүзәл затларга – әниләргә, нәнәйләр-дәү әниләр, картәниләргә багышлап район мәдәният йортында быел да эчтәлекле программалы концерт әзерләнгән иде. “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән бу тантаналы тамаша ихлас котлау-теләкләргә, җыр-моңга бай булды. Гүзәл Табишева башкаруындагы моңлы җыр белән башланып киткән тамашаны ачып, аны алып баручылар Хәтиф Хәбибрахманов һәм Розалия Хафизова залда утыручы барлык гүзәл затларны тәбрикләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковны чакырды. “Без шушы көннәрдә иң гүзәл һәм якты бәйрәмне билгелибез, аңа беркем дә битараф кала алмый торгандыр. Чөнки җир йөзендә әнидән дә якынрак кеше юк. Шушы уңайдан ихлас котлауларны кабул итегез. Гомумән, ел дәвамында хатын-кызларны тәбрикләүгә багышланган бәйрәмнәрне ике тапкыр – 8 март һәм Әниләр көнендә билгеләү аеруча шатлыклы. Чөнки нәкъ менә алар – яшәешнең чыганагы. Бүген безнең район җирлегендә балигълык яшенә җитмәгән 6500 баланы тәрбияләүче ике мең ярым гаилә яши. Шулардан 500е – күп балалылар. Монды
...
" Читать дальше "
|
Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Вакытлы матбугат басмаларына 2015 елның беренче яртысына язылу вакыты тәмамлануга бара. Елдагыча, декабрьнең 25ендә “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылу да туктатылачак, ягъни бу көннән соң язылучыларга гәзитләр 1 гыйнвардан түгел, ә соңрак (кайчан язылуга карап) – язылганнан соңгы айның беренче көненнән генә килә башлаячак. Яңа елны иң якын дуслар белән каршылау гадәте бездә ныклы, ә менә шундый дәрәҗәдәге район гәзите янәшәгездә булмаса, бәйрәмнәрегез, һичшиксез, барыбер китегрәк тоелачак инде.
Без сезнең һәммәгезне дә әнә шундый хәлләрдән саклап калырга теләп мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, инде тагын да сузмыйча, почтальоннарга биргән вәгъдәләрне үтәп куйыйк әле! Элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, почтамтта 2015 елның гыйнвар – июнь айларына “Игенче”нең бер данәсенә язылу хакы 658 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен (Әйткәндәй, безнең район гәзитләренә язылу хакы төбәгебездә нәшер ителүче башка районнардагыдан күпкә арзанрак та әле). Авыллардагы элемтә бүлекчәләрендә хезмәт салучы кызларга бирелгән вәгъдәләрне (“фәлән көнне хезмәт хакы, пенсия, пособие (һәм башкалар) алам”, “фәлән вакытка мал суеп та
...
" Читать дальше "
|
Чакмагышның икмәген
Кемнәр генә икмәде?!
Икмәк игеп, кемнәр генә
Данлы юллар үтмәде?!
Игенче һөнәрен зурлап
Иң-иң түргә куярлык.
Игенчегә саф алтыннан
Сынташ – һәйкәл куярлык.
21 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне үткәрелде. Район мәдәният йортына – бәйрәм тантанасына хезмәт алдынгылары – игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәк-челәре, күмәк хуҗалыклар рәисләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары җыелды.
|
19 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унҗиденче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимият подразделениеләре хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие-учреждениеләр, хокук тәртибен саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды:
1. Эшчәнлекнең аерым төрләре буенча алынган табышка бердәм салым салынганда база табышлылыгының корректирлаучы К2 коэффициентын билгеләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклаучы вәкилнең җәмәгать тәртибендә эшләүче ярдәмчесе итеп билгеләүгә кандидат күрсәтү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы положениене раслау турында.
...
" Читать дальше "
|
Иртәгә Чакмагыш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Фидакарь хезмәтләре белән ил табыны муллыгын тәэмин итүчеләргә генә түгел, бөтен халкыбыз өчен дә әһәмиятле һәм кадерле бәйрәм ул. Шунысы шатлыклы, республикабыз аграрийларының Русиянең азык-төлек иминлегенә керткән өлешендә, һәр елдагыча, чакмагышлылар зур урынны алып тора.
Республика караваенда Чакмагыш игене быел гомум җыем исәбендә икенче, ә уртача алынган гектар куәте буенча беренче урында тора. Район аграрийлары барлыгы 158,9 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алды, гектар куәте 32,3әр центнер тәшкил итте, ягъни былтыргыдан 19,8 процентка артыграк булды. Биредә “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Победа” кооператив-колхозлары, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте игенчеләре аеруча фидакарьлек өлгеләре күрсәтте.
Кабул итү пунктларына барлыгы 67,5 мең тонна татлы тамыр казып алып озаттык, уртача уңышы һәр гектардан 302,5әр центнер тәшкил итте.
Мал азыгы культуралары уңышы да сөе
...
" Читать дальше "
|
Һәр хуҗалыкның үз алдынгылары Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы кулланылышындагы барлык җирләр 6 мең гектарга якын, шуның 4290 гектардан артыгы – сөренте җирләр. Бөртекле-кузаклы культуралар 2200 гектарда игелде. Байтак мәйданнарны мал азыгы культуралары һәм көтүлекләр биләде.
Бөртеклеләрнең тулай җыемы 47423 центнер булды. Җәмгыятьтә барлыгы 870тән артык баш сыер малы асрала. Кышлату сезонына печән, сенаж, силос тупланды һәм, концентрат азыкларны да кертеп, һәр шартлы малга 49 центнер азык берәмлеге хәзерләнде.
Һәр эшләр уңганнар тырышлыгы белән башкарыла. Гомерен игелекле хезмәткә багышлаганнар чын мәгънәсендә соклану тудыра.
Быелгы уракта комбайнчылар ярышын Гамил Хафизов әйдәп барды. Ул “СК-5”маркалы комбайнда барлыгы 15880 центнер ашлык суктырды. Илмир Ильясов аннан бик азга гына калышты, Рафаэль Яһудин шулай ук алдынгыларга тиңләшергә омтылды. Тезмәгә салуда Альфред Дәүләтшинга тиңләшүче булмады. Басула
...
" Читать дальше "
|
Агымдагы атнаның чәршәмбесендә, 12 ноябрьдә, муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: |
Җинаятьчелеккә каршы көрәш, халыкның иминлеге, хокуклары сагында тору – полиция хезмәткәрләренең төп бурычы. 10 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Анда полиция хезмәткәрләреннән тыш, муниципаль район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Ул отставкадагы криминаль полиция начальнигы Мөхәммәт Кнәзхан улы Ширәевка бәйрәм уңаеннан күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдында казанышлары өчен” билгесен тапшырды.
Артабан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин сүз алды. Ул агымдагы ел дәвамында башкарылган эшләр, ачылган җинаятьләр һәм хокук бозу очраклары хакында сөйләп үтте. Хезмәт вазифаларын өлгеле башкарып, уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләрен – майор Илшат Заһидуллин, өлкән лейтенант Илнур Хәйруллин, подполковник Руслан Латыйпов, юстиция подполковнигы Фидрат Фәтхетдинов, майор Алик Халиков, капитаннар Илмир Бакиров, Александр Капитонов, майор Эдуард Кирәев, лейтенант Фәнил Мор
...
" Читать дальше "
|
Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында бүгенге көндә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып исәпләнә. Шуңа да һәр хуҗалык алдына күп сөт бирүчән һәм ит токымлы маллар санын күбәйтү максаты куела. Бу үз чиратында сыер малларын ясалма орлыкландыру, акушер-гинекологик авыруларны дәвалау һәм профилактикалауны игътибар үзәгенә ала. Ясалма орлыкландыру эше тиешенчә оештырылганда гына көр, яхшы нәселле, күп сөт бирә торган үрчем алырга мөмкин. “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бу эш яхшы оештырылган. Таналардан һәм сыерлардан сәламәт бозау алуны үз эшенә зур җаваплылык белән караган, махсус белемгә ия булган тәҗрибәле һөнәр осталары башкара. Шундыйларның берсе — Фәнилә Галина. Ул хуҗалыкның беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру эшен 15 елга якын башкара. Гомумән, терлекчелек тармагына ул 25 елдан артык гомерен биргән оста куллы хезмәткәр. Билгеле булуынча, бозау алу – катлаулы процесс. Ясалма орлыкландыручы, исәп эше, савымчы хезмәте барысы бергә барырга тиеш. Шуңа да Фәнилә апа: “Бозауны планлаштырган нигездә, график буенча алыр өчен төгәл исәп булдырырга һәм терлектән аерылмаска, гел контрольдә тотарга кирәк”, – ди. Әйткәндәй, Фәнилә Миңне
...
" Читать дальше "
|
Быел 24 августта республикабызның Краснокама, Яңавыл һәм Калтасы районнарында давыллы өермә булып, табигать касафатында торак йортлар җимерелде, күп биналарның түбәләре бөтенләй кубарылып алып ташланды яки өлешләтә каза күрде, электр энергиясе, элемтә, газ белән тәэмин итү системалар эштән чыкты, социаль әһәмиятле объектлар эшчәнлеге бозылды. Бик күп кешеләр дә казаланды, арада һәлак булучылар, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алучылар да булды.
Чакмагышлылар республикабызның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләрнең бәласендә тәүгеләрдән булып ярдәмгә ашыкты. Предприятиеләр, учреждениеләр, оеш-малар һәм шәхси эшкуарлар каза күрүче гражданнарга акчалата ярдәм кулы суздылар. Җыелган акчага (гомум суммасы 501 мең 360 сум тәшкил итте) подряд оешмасы – җаваплылыгы чикләнгән “Промстрой” җәмгыяте (җитәкчесе Рабис Өлфәт улы Зарипов) Краснокама районының Карый авылында яшәүче өч гаиләнең каралты-кураларын тергезеп бирде.
Табигый казадан соң ике айдан артык вакыт узды. Каза күргән авыл-касабаларда җимерекләрне тергезү буенча эшләрнең күпчелеге үтәлде дә инде. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленкодан Красноакама районында табигать китергән каза нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты килеп төште
...
" Читать дальше "
|
Хезмәт коллективларында Халыкны җылылык белән тәэмин итү, торак пунктларны вакытында көнкүреш калдыкларыннан чистартып баруны оештыру, урамнарның, тротуарларның төзеклеге һәм чисталыгы турында кайгырту... Гомумән, халык рәхәт яшәсен өчен җаваплылыгы чикләнгән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре күпкырлы эш башкара. Үзләре алдына заман куйган таләпләрне искә алып, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын гел яхшыртырга омтылалар. Эшләре кешеләр белән бәйле булганлыктан, аларның хезмәт көндәлеге күз алдында тора. Көн дә туып торган мәсьәләләрне вакытында уңай хәл итү юлларын табып, районыбыз халкына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне алар төгәл һәм анык башкара.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре быел да районыбызны төзекләндерү максатында бик күп эш башкарды. Гагарин урамының 3 санлы йортыннан алып 7 санлы йортына кадәр арада асфальт түшәлде – көзге пычраклар вакытында биредән үтеп йөрүләр күпкә җайланды.
...
" Читать дальше "
|