Пятница, 26.04.2024, 01:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 20 » Илгә бәрәкәтле булсын Чакмагышның икмәге!
07:51
Илгә бәрәкәтле булсын Чакмагышның икмәге!

Иртәгә Чакмагыш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Фидакарь хезмәтләре белән ил табыны муллыгын тәэмин итүчеләргә генә түгел, бөтен халкыбыз өчен дә әһәмиятле һәм кадерле бәйрәм ул. Шунысы шатлыклы, республикабыз аграрийларының Русиянең азык-төлек иминлегенә керткән өлешендә, һәр елдагыча, чакмагышлылар зур урынны алып тора.
Республика караваенда Чакмагыш игене быел гомум җыем исәбендә икенче, ә уртача алынган гектар куәте буенча беренче урында тора. Район аграрийлары барлыгы 158,9 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алды, гектар куәте 32,3әр центнер тәшкил итте, ягъни былтыргыдан 19,8 процентка артыграк булды. Биредә “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Победа” кооператив-колхозлары, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте игенчеләре аеруча фидакарьлек өлгеләре күрсәтте.
Кабул итү пунктларына барлыгы 67,5 мең тонна татлы тамыр казып алып озаттык, уртача уңышы һәр гектардан 302,5әр центнер тәшкил итте.
Мал азыгы культуралары уңышы да сөендерерлек. Агымдагы кышлату чорына 21,1 мең тонна печән, 105,6 мең тонна сенаж, 117,9 мең тонна силос – барлыгы 73,2 мең тонна сусыл һәм тупас азык берәмлеге, яки һәр шартлы мал башына 37,9ар центнер хәзерләнде. 
Сөт җитештерү буенча да республикада алдынгыбыз. Район хуҗалыклары ун айда 38553 тонна сөт җитештереп, эшкәртү пунктларына озатты, һәр сыерга исәпләгәндә уртача 5106шар килограмм тәшкил итә.
Бу уңышларыбызның нигезендә, әлбәттә, гади хезмәткәрләрдән башлап урта һәм югары җитәкчеләрнең, белгечләрнең көндәлек тырыш хезмәте ята. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә заманча эшләү ысулларын, яңадан-яңа фән һәм техника казанышларын кыю кертеп, көн һәм төн белән, ял көннәре белән исәпләшмичә, бар-лык мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланып эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу җәһәттән безнең районда иң эшсөяр, иң булдыклы һәм тырыш кешеләр тупланган, дип лаеклы рәвештә белдерә алабыз. Бүген авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да хезмәт салучы уңган якташларыбыз белән чиксез горурланырга хаклыбыз һәм киләчәктә дә ирешелгәннәребездән чигенмәбез, ә  бәлки, киресенчә, арттыра гына барырбыз, дип ышанасы килә.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре!
Һәммәгезне дә һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Игелекле, тырыш хезмәтегез белән сез яшәү көче бирәсез, тормышыбызны алга әйдисез, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч, илебезнең иминлеген, табыннар муллыгын тәэмин итәсез. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында районыбыз данлана, республикабыз Русия күләмендә социаль яктан тотрыклы, икътисад өлкәсендә әйдәп баручы төбәккә әверелде. Алдагы елларда да агросәнәгать өлкәсендә яңадан-яңа җиңүләр яулыйк, авылларыбызның йөзен, тормышларыбызны ямьләп яшик. Һәммәгезгә дә һәм барлык хөрмәтле ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, мул-җитеш тормышта гел җиңүләр юлыннан гына ышанычлы алга баруыбызны телим. Хезмәтебез бәрәкәтле, гомерләребез озын булсын!
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Просмотров: 891 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск