Четверг, 25.04.2024, 08:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 27 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының унҗиденче утырышы
10:32
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының унҗиденче утырышы
19 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унҗиденче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимият подразделениеләре хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие-учреждениеләр, хокук тәртибен саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды:
1.  Эшчәнлекнең аерым төрләре буенча алынган табышка бердәм салым салынганда база табышлылыгының корректирлаучы К2 коэффициентын билгеләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклаучы вәкилнең җәмәгать тәртибендә эшләүче ярдәмчесе итеп билгеләүгә кандидат күрсәтү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы положениене раслау турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының 2012 елның 25 июлендәге 372 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карамагындагы яшьләр советын оештыру һәм аның составы турында”гы карарга үзгәрешләр кертү турында. 
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьә-ләләрне карауга күчү алдыннан муниципаль район Советы рәисе 14 сентябрьдә үткән Бердәм сайлаулар көнендә 14 санлы Юмаш сайлау округыннан сайланган депутат Людмила Анатольевна Дәүләтовага депутат таныклыгын һәм значогын тапшырды, районыбызның артабангы үсеше хакына берлектәге эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Беренче мәсьәлә буенча муниципаль район хакимиятенең финанс ресурсларын һәм салым керемнәрен фаразлау буенча секторы мөдире Дилә Шәрифҗан кызы Ханова сүз алды һәм депутатларга база табышлылыгын корректирлаучы К2 коэффициентын билгеләүнең мөһимлеген дәлилләде. Аның чыгышын бюджет, салымнар һәм милек мөнәсәбәтләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе ИЛФИР ӘНГАМ УЛЫ ЗАРИПОВ тулыландырды. Тәф-силле аңлатылган мәсьәләне хәл итү депутатлар арасында фикер аермалыклары тудырмады.
Икенче мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге начальнигы МӘНЗҮРӘ ҖӘҮДӘТ КЫЗЫ НӘБИЕВА сүз алды һәм бала хокукларын яклау буенча вәкил ярдәмчесе башкарган хезмәт үзенчәлекләре, әлеге вазифага тәкъдим ителүче белгеч кандидатурасы белән таныштырды (Депутатлар тарафыннан хупланган әлеге ханым белән рәсми тәгаенләү булгач таныштырырбыз).
Өченче мәсьәләнең асылын депутатларга Совет рәисе үзе җентекле аңлатты һәм аерым юнәлешләр буенча көчен югалткан карарга үзгәрешләр кертү мөһимлеген дә депутатлар бертавыштан хуплады.
Соңгы мәсьәлә буенча Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карамагындагы яшьләр советы сәркатибе Илшат Рафаил улы Юнысов сүз алып, яңа совет әгъзалары исемлеге белән таныштырды. Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатларны да бердәм раслап куйдылар.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ йомгаклау сүзе белән чыкты, киңәш-тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде.
Просмотров: 845 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск