Среда, 24.04.2024, 06:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Декабрь » 2 » Сокланырлык эшләр күрдек
07:38
Сокланырлык эшләр күрдек

fhff

Канададагы эшчәнлек алымнарын бездә дә кулланып була, ди “Герой” кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгәннәр — беренче чиратта гомум тырышлык, хезмәтне фәнни нигездә, максатлы оештыруның нәтиҗәсе. Тик заман алга барган саен үз казаныңда гына кайнау җитми, хәтта илебездәге казанышларны өйрәнү-куллану гына да аз тоела башлый. Дөрес, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, аларның белгечләре белән бәйләнеш булдыру байтактан яшәп килә. Хәтерегездәдер, районда Голландия, Германия белгечләре катнашлыгында Бөтенрусия семинарлары узды, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнелде, кулланыла башлады, җитештерү юлларын киңәйтте. Ясалма орлыкландыру эшчәнлегендә дә үрнәк булырлык эшләр бар. Районыбыз эшчәннәре башкарганнар хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан башкаларга үрнәк итеп куела бүген. Фәкать Чакмагыш җирлегенә республиканың күп районнарыннан эшкә өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Чакмагыш инде алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, заман авыл кешесе алдына яңа таләпләр куя. Ә камиллеккә омтылыш – чакмагышлыларның яшәү девизы. Күптән түгел, дистәләгән белгеч, хуҗалыклар җитәкчеләре Канадада булып, терлекчелекне үстерү буенча алдынгы технологияләр белән танышып, укып-өйрәнеп кайтты. Бу җәһәттән “Герой” кооперативы рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Ваһапов белән әңгәмәләштек. Ул түбәндәгеләрне бәян итте.
—Барлык күрелгән-ишетелгәнне видеога төшереп-яздырып кайттым. Сыер малларын асрау, аеруча бозаулар үстерү алымнары ошады.
Мәсәлән, безнең 40 кеше баш-карганны биредә 5 кеше аткара. Бер фермада сыер саву системасын күреп сокландык. Цехта хезмәтләндерүче кешеләр юк. 350 сыерны 6 робот сава. Моның өчен 1 миллион доллар акча тотынылган. Ә бит мондый корыл-маларны бездә дә урнаштырырга мөмкин. Янә бер ясалма орлыкландыру операторы 3600 баш терлекне хезмәтләндерә. Эшләре күп, әлбәттә. Әмма җайга салсаң, болай да эшләп була икән. Терлекләрне тукландыру системасын өйрәнеп, көйләп җибәрү дә мөмкин булмастай эш түгел. Мал азыгын хәзерләү технологиясе нык уйланылган. Сенаж, силос салу тәүге карашка бездәге кебек, тик сыйфатка омтылыш күпкә артык. 
Яшел масса полиэтилен материал өстенә салына, тыгызлангач, витаминлы катнашмалар өстәлә дә һәр сыерга каплап-төреп куялар. Нинди генә азык өстәмәләре  юк анда: малга һәммәсен кушып, бутап ашаталар. Нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора: көн саен һәр сыердан 40 литрдан күбрәк сөт савалар, елына 12 мең тонна  тирәсе продукция җитештерәләр. Биналарда микроклимат яхшы.
Ә менә бозау үстерүгә сөтне күп кулланмыйлар, бәлки туганнан соң 1 тапкыр угыз эчерү белән чикләнәләр, аннан соң ясалма сөт бирә башлыйлар. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте: ит терлекчелеге ныклы үсештә. 4 центнерлы үгезне сатып алалар да, 8 центнерга җиткереп саталар. Тәүлеклек күркәләрне алып, 8-10 килограммга кадәр үстерәләр, аталары хәтта 16шар килограммга җитә. Шәп бит! Терлек асралган биналардагы чисталыкка, әйләнә-тирәдәге пөхтәлеккә сокланмый мөмкин түгел. Һәркайда асфальт җәелгән. Кукуруз культурасын ферма биләмәсенә бик якын чәчәләр, яшел массасын җыеп силоска салу мәшәкатьләрен-чыгымнарын да байтакка киметәләр икән.
Билгеле булуынча, бу илдә фермерлык хәрәкәте чәчкә аткан. Әмма алар аерым гына күпкә ирешә дә алмаслар иде, мөгаен. Шуңа да, берләшеп, кооперативлар оештыралар. Без барган җирдә 42 фермер берләшкән иде. Продукцияне күпләп җитештерү, сату мәсьәләләре, гомумән, барча эшчәнлек киңәшләшеп-планлаштырып, бергәләп хәл итүгә көйләнгән. Фермерларга ярдәм күрсәтелми, ә менә 1 процентлы гына кредит бирелүе — уңай күренеш.
Фермерлар гаиләсендә ун яшьлек кенә балалар да эш белән мәшгуль. Көч ташлаган, өлкәнәйгән фермер мөлкәтен улы яки кызына бушка калдырмый, бүләк итми, ә бәлки сатып бирә. Гаҗәп күренеш, әлбәттә. 
Кыскасы, фәһем алырдай үрнәкләрне күп күрдек без, тырышканда, зиһенне эшкә җиккәндә, һичшиксез, байтагын кулланып була һәм якын киләчәктә шулай эшләнәчәк тә. Фәргать Фәрит улы чит илгә сәяхәтеннән бик канәгать калган, һәммәсен энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй күңеленә салып куйган. Уйлаганын аткармас, дип кем әйтер. Кооператив ирешкән казанышлар күз алдында ич. Игенчелек тә, терлекчелек тә бердәй үсештә. “500 ферма” республика программасы да гамәлгә кертелде, Каранда бүген бу җәһәттән бик уңышлы эшлиләр. Ит-сөт, ашлык елдан-ел мулрак җитештерелә, мәсәлән. Башка елларга караганда складлар санын да арттырганнар, әмма ашлыклары һаман сыймаган.
Әйткәндәй, төзелеш, ремонт эшләре биредә көннән-көн киңрәк колач ала бара. Соңгы елларда гына заманча 18 бина калыкты — болар башлыча складлар, ашлык, печән саклагычлар, гаражлар һәм башка хуҗалык карамагындагы объектлар. Эшләр өчен дә уңайлы, техниканы түбә астына кую да отышлы. Аеруча яңа, кыйммәтле техниканы сакларга кирәк. Ә бу хуҗалыкта техника елдан-ел арта бара. 2013 елда 81 миллион 300 мең сумлык техника яңартылды, быел  тагын 38 миллион 230 меңлек сатып алынды.
Шартлар булгач, кешеләр дә эшкә килергә ашкынып тора. Хуҗалыкның икътисады ныгыган саен авыл йөзе үзгәрә, халкы бай һәм мулрак  тормышта яши.
Әңгәмәдәш — Рәзифә Сәхапова.
Просмотров: 911 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск