Четверг, 28.03.2024, 12:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 11 » Эшкә бирсәң чын күңел
07:42
Эшкә бирсәң чын күңел

Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында бүгенге көндә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып исәпләнә. Шуңа да һәр хуҗалык алдына күп сөт бирүчән һәм ит токымлы маллар санын күбәйтү максаты куела. Бу үз чиратында сыер малларын ясалма орлыкландыру, акушер-гинекологик авыруларны дәвалау һәм профилактикалауны игътибар үзәгенә ала. Ясалма орлыкландыру эше тиешенчә оештырылганда гына көр, яхшы нәселле, күп сөт бирә торган үрчем алырга мөмкин. “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бу эш яхшы оештырылган. Таналардан һәм сыерлардан сәламәт бозау алуны үз эшенә зур җаваплылык белән караган, махсус белемгә ия булган тәҗрибәле һөнәр осталары башкара.

 Шундыйларның берсе  — Фәнилә Галина. Ул хуҗалыкның беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру эшен 15 елга якын башкара. Гомумән, терлекчелек тармагына ул 25 елдан артык гомерен биргән оста куллы хезмәткәр. Билгеле булуынча, бозау алу – катлаулы процесс. Ясалма орлыкландыручы, исәп эше, савымчы хезмәте барысы бергә барырга тиеш. Шуңа да Фәнилә апа: “Бозауны планлаштырган нигездә, график буенча алыр өчен төгәл исәп булдырырга һәм терлектән аерылмаска, гел контрольдә тотарга кирәк”, – ди. Әйткәндәй, Фәнилә Миңнегафар кызы коллективта да, “Элита“  район ясалма орлыкландыру операторлары арасында да  иң алдынгылардан санала.  
Фәнилә Галина  тумышы белән Кырмыскалы якларыннан. Тирә-ягы шау-гөр килеп торган урманы, саф сулы чишмәләре белән дан тоткан Сарт  Чишмә авылында өченче бала булып дөньяга килә. Үз авылында башлангыч, Прибельский  поселогында урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын Уфа фанера эшкәртү заводында башлый, секретарь-машинистка һөнәрен үзләштерә. Язмыш җилләре аны Чакмагыш якларына китерә: Митрә-Әюп егете Әнис Галинга кияүгә чыга һәм берничә елдан соң алар Иске Калмашта төпләнәләр. Хәзер инде чирек гасыр “Октябрь” кооперативында эшлиләр. Фәнилә Галинаның төпле акылы, сабырлыгы күпләрне сокландыра. 
Иске Калмашта башта пешекче булып эшли, аннан соң фермада лаборант хезмәтен башкара. 2001 елдан бирле ясалма орлыкландыру эшендә. Аның кулында бихисап Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр. Ясама орлыкландыру операторларының район конкурсларында иң актив катнашучыларның берсе Фәнилә апа коллективта һәркем белән дә уртак тел табып эшли, яшьләр остазы буларак бай тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша. Орлык куллануда югары эффектлылыкка ирешә, һәр сыердан ел саен бозау алуны тәэмин итә. Үткән ел һәр 100 сыердан 90 бозау алды. Быел да эшләре алда бара. Сезнең өчен хезмәт кешесенең уңышлары нәрсәгә корылган, дигән сорауга ул: “Әлбәттә, тырышлыкка, сабырлыкка, хезмәт сөюгә”, — дип җавап бирде.
Ясалма орлыкландыру белән бер-рәттән лаборант эшен дә алып бара, монда да сыйфатлы продукция җитештерүгә зур өлеш кертә. Хуҗалык рәисе Альберт Мусин да аны бары тик яхшы яктан гына телгә ала. “Булдыклы да, җаваплы да, һәр эшне төгәл башкара”  – ди ул аның турында.
Лаборант эше дә мәшәкатьле генә: төгәллекне, саннар белән бик игътибарлы булуны таләп итә. Бу эшне дә җиренә җиткереп башкара Фәнилә апа. “Һәр савымда сөтнең чисталыгын тикшерәбез, сөтне суытып җибәрәбез. Хуҗалык рәисе Альберт Фидай улы килгәч эшләребез күпкә җиңеләйде: сөт линиягә генә савыла, күп эш автоматлаштырылды. Хезмәт хакын да вакытында алабыз, төрле яктан ярдәм күрәбез», — ди ул. 
Фәнилә Миңнегафар кызы ясалма орлыкландыру буенча үткәрелгән конкурсларда һәрвакыт җитди, ныклы әзерлек белән катнаша. Пункт, лабораторияләрне югары дәрәҗәдә әзерләп, алдынгы урыннарга лаек була. Әнә шулай йөзеп эшләгән кеше генә уңышка ирешә дә инде. “Иң мөһиме – кешеләр белән уртак тел табып эшли белергә кирәк. Хез-мәттәшләреңнең уңышына сөенеп, булган проблемаларына битараф булмыйча, бергәләп хәл итү – эшне күпкә җиңеләйтә. Бервакытта да эштән курыкмагыз, тырышлык бушка китми, хезмәт сөегез”, – ди ул яшьләргә. 
Без дә Фәнилә Миңнегафар кызының уңышларына сөенәбез һәм юбилее уңаеннан чын күңелдән тәбриклибез, арытабан да ныклы сәламәтлек, хезмәт җиңүләренә ирешүен телибез.
Рәсимә Мөхәммәдиева.
Просмотров: 844 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск