Четверг, 28.03.2024, 14:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 10 » Авыр мәлдә ихлас ярдәм өчен рәхмәт
07:08
Авыр мәлдә ихлас ярдәм өчен рәхмәт
Быел 24 августта республикабызның Краснокама, Яңавыл һәм Калтасы районнарында давыллы өермә  булып, табигать касафатында торак йортлар җимерелде, күп биналарның түбәләре бөтенләй кубарылып алып ташланды яки өлешләтә каза күрде, электр энергиясе, элемтә, газ белән тәэмин итү системалар эштән чыкты, социаль әһәмиятле объектлар эшчәнлеге бозылды. Бик күп кешеләр дә казаланды, арада һәлак булучылар, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алучылар да булды.
Чакмагышлылар республикабызның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләрнең бәласендә тәүгеләрдән булып  ярдәмгә ашыкты. Предприятиеләр, учреждениеләр, оеш-малар һәм шәхси эшкуарлар каза күрүче гражданнарга акчалата ярдәм кулы суздылар. Җыелган акчага (гомум суммасы 501 мең 360 сум тәшкил итте) подряд оешмасы – җаваплылыгы чикләнгән “Промстрой” җәмгыяте (җитәкчесе Рабис Өлфәт улы Зарипов) Краснокама районының Карый авылында яшәүче өч гаиләнең каралты-кураларын тергезеп бирде.
Табигый казадан соң ике айдан артык вакыт узды. Каза күргән авыл-касабаларда җимерекләрне тергезү буенча эшләрнең күпчелеге үтәлде дә инде. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленкодан Красноакама районында табигать китергән каза нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты килеп төште. Муниципаль район хакимите башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев Краснокама районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Просмотров: 746 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск