Пятница, 03.05.2024, 06:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 24
28 апрель көнне 85 нче санлы һөнәрчелек лицеенда "Чыңгыз” боксчылар клубы призына һәм Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган ярышлар үтәчәк. Бәйгедә Чакмагыш, Благовар, Чишмә, Илеш районнарыннан 1993 елдан 2002 елга кадәр туган егетләр һәм кызлар катнашачак. Ярыш 17 төр авырлык категориясендә оештырыла. Чара сәгать 11дә старт алачак. Спорт сөюче райондашларыбыз өчен яшь боксчыларны дәртләндереп торырга ишекләр ачык булачак.

Просмотров: 513 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.04.2012 | Комментарии (0)

Район биләмәләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгының махсус айлык үткәрү турындагы карарына ярашлы рәвештә, безнең Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә санитар тазарту оешканлык белән башланды. Әлбәттә, без, өлкәннәр – авыллардагы ветераннар оешмасы әгъзалары, үрнәк күрсәтеп, эшнең башында торырга омтылдык. Аблай авылы ветераннары белән эшне башлангыч оешма рәисе Фәһим Хәйруллин оештырды. Өмәдә Сәгыйть Арсланов, Һади Латыйпов, Заһир Сәләхов активлыгы белән аерылып торды.
Үрнәк авылында оештыру мәшәкатьләре Зәйтүн Әхмәтшин иңенә төште. Биредә Мэлс Кирәев, Зөфәр Бакиров, Фәит Хөснетдинов, Нур авылында яшәүче Хәлимулла Гатауллин, Әхнәф Бакаев, Мансур Сәләхов, Нурихан Фазлыев, Киндеркүлдә Наил Сибәгатуллин, Рифкать Садыйков, Нәҗметдин Гәрәев, Рифгать Иргалиев ару-талу белми эшләде. Өлкәннәр урамнарны, су буйларын, зиратларны чүп-чардан арындырды. Безнең Киндеркүл авылы халкы  — дөнья көтәргә хирыс-тырыш кешеләр, матур, җитеш тормышта яшәргә омтылалар. Өмәләр чорында Гөлүзә Гәрәева, Гүзәлия Гыйльманова, Ягъфәр Насыйбуллин, Рәшит Бәдретдинов тәүгеләрдән булып яшәгән җирләрен чистартты-күркәмләндерде. Ә Данис Мәрвәров хәтта урам коймаларын яңартты, тактасын яшел төстәге профнастилга алыштырды. Санитар чистарту-төзекләндерү, яшелләндерү эшләре белән б ... " Читать дальше "
Просмотров: 538 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.04.2012 | Комментарии (0)

20 апрельдә Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе бинасының утырышлар залында республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының 3нче пленумы үткәрелде.  Аның эшендә район мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева, "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов һәм әлеге предприятиенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Мансаф кызы Исхакова катнашты. Утырышны республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Александр Владимирович Кузьменко алып барды.
Пленумда 2011 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләренең социаль-икътисади хәле, социаль партнерлык системасы һәм профсоюз оешмаларының аны үстерүдәге роле турында сүз барды. Александр Владимирович тармактагы хәлләр турында җентекле анализ белән чыгыш ясады. Авыл җирендә дәүләт оешмаларында эшләүче һәм дәүләт заказларын үтәүче мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы үтә түбән булу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен льготалар һәм компенсацияләр түләү мәсьәләләре, торак шартларын яхшырту, санатор-курорт дәвасы, балаларның ялын оештыру, шулай ук бөтен яклап социаль партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү кирәклеген ассызыклап, авылда мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләрен төпләндереп калдыруга уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген дәлилләп, республика профсоюз комитеты Русия һәм Башкортстан Республикасы Президентларына, Хөкүмәтләренә, парламент җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр юллаган. Ил күләмендә төрле тармак вәкилләре турында хәстәрлек күргәндә мәдәният һәм мәгариф, матбугат хезмәткәрләре дә онытылмасын һәм алар турында да тиешле игътибар булсын иде дигән фикер доклад буенча фикер алышулар үзәгендә дә яңгырады. "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесендә профсоюз эшчәнлеге һәм социаль партнерлык турында аның директоры Фәнис Әмирханов чыгыш ясады. ... " Читать дальше "
Просмотров: 475 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск