Пятница, 26.04.2024, 23:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 Подписка 2014

 

“Игенче”гә язылдыгызмы әле?

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!

 
Хәбәр ителүенчә, “Русия почтасы”ның Башкортстандагы филиалы матбугат басмаларына быелгы икенче яртыеллыкка язылуны 15 июльгә кадәр озынайтты. Әлегә кадәр “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылырга өлгермәгән булсагыз, моны тизрәк эшләргә чакырабыз. Хәтерегезгә төшерәбез: почтамтта, аның хезмәткәрләрендә, элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда “Игенче”гә июль-декабрь айларына язылу хакы 682 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен.
Почта хезмәтләренә хак шактый нык арту сәбәпле, быел икенче яртыеллыктан башлап район үзәгендә район гәзитләрен үзебез яздырып тарата башладык. Редакциядә һәм аның хезмәткәрләрендә яртыеллык язылу хакы “Игенче”гә 474 сум, “Сакмагош саткылары”на – 108 сум (әйткәндәй, 31 августка кадәр шушы ук хакларга 2015 елның беренче ярты  елына да язылып була). Гәзитебезне үзебезнең махсус хезмәткәрләребез тарата башлау беркадәр аңлашылмаучанлык та китереп чыгарды. Шәхси секторда яшәүчеләр йорт фасадларын яңарта, матурлыйлар, яңа коймалар куялар. Бу яхшы, әлбәттә, ләкин күпләрнең анда номерлы табличкаларын беркетергә ашыкмавы (яки онытып җибәрүе) яңа эшкә керешкән кызларыбызга авырлыклар тудыра. Почтада электән эшләгән кызларга урамнар да, кешеләре дә күптәннән билгеле, ә редакция кызлары, йорт саннарын белмәгәч, гәзитне югалтудан куркып, хуҗаларын өйдә тап иткәнгә кадәр кире алып китәргә мәҗбүрләр. Шуңа күрә, мөмкинлек табып, әлегә вакытлыча булса да йорт һәм фатир номерларыгызны коймага яки стенага акбур белән булса да язып куеп торсагыз иде. Менә шундый сәбәпләр белән кызларыбыз гәзитләрне озаграк тарата да инде. Бу хәл озак дәвам итмәс, әлбәттә, якын арада бар да җайга салыныр, шуңа күрә хөрмәтле дусларыбыз алдында гафу үтенәбез һәм сабыррак булырга өндибез. Әйдәгез, киләчәктә дә бергә булыйк!
Мөхәрририят.
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск