Пятница, 03.05.2024, 01:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 10
   6 апрель көнне Башкорт дәүләт аграр университетында муниципаль район хакимияте башлыгы, хакимият вәкилләре, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре бу уку йортында белем алучы өлкән курс студентлары — Чакмагыш районы егет һәм кызлары белән очрашу үткәрде. Күркәм традициягә әйләнгән әлеге очрашуны якташларыбыз дулкынланып көтеп алды. Шушы яктан, шушы туфрактан булулары өчен горурлык хисе кичерде талиплар бу көнне. 
    Очрашуны район хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков ачты. Аннан сүзне биология фәннәре докторы, укыту эше буенча проректор Рузил Авзалов алды. Ул уку йортында югары белемле белгечләр — җир хуҗаларын әзерләү юнәлешендә башкарылган эшләргә байкау ясады. Университетта белем алып, бүген районыбызның икътисадын ныгыту өчен армый-талмый эшләүче сәләтле җитәкче, оста оештыручы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны студентлар диккать белән тыңладылар. Ул райондашларыбыз яулаган үрләр, яшь кадрлар өчен матди һәм әхлакый дәртләндерү чараларын да билгеләп үтте. БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Алга” кооперативы рәисе Рушан Гайсин һәм 2010нчы елда шушы уку йортын тәмамлаган, бүген "Заря” авыл ... " Читать дальше "
Просмотров: 611 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.04.2012 | Комментарии (0)

Җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыяте әгъзалары хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә, район икътисадын тотрыклы итүгә лаеклы өлеш кертә. Басуларның уңдырышлылыгын арттыру, терлекчелек продукциясе җитештерү – көн үзәгендә торган мөһим бурычлар. Гомум тырышлык белән узган елда авыл хуҗалыгы продукциясен мул җитештерделәр. Быелгы максатлары тагын да зурдан. Шуңа да бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска тырыша алар. Машина-трактор мастерскоенда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар, тагылма инвентарь көйләнә, ремонтлана. Техника кадрлар белән комплектланган.
–Хезмәт темпы күтәрелә бара. Бүгенге көндә көйләнгән биш берәмлек техника эштә файдаланыла, басудан терлекчелек фермасына салам тарттырыла. Бу эштә техника кадерен белгән уңган ир-егетләр: Халит Байбаков, Радик Нургалиев, Рамил Насыйров, Дамир Байбаков катнаша. Гомумән, чәчүне үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла, – ди җәмгыять директоры Рәфис Нурисламов. Аның сүзен баш агроном Радик Сибәгатуллин куәтләп, болай диде: "Яхшы орлык мул уңышка юл ача. Көннәр җылыну белән чәчү орлыгын агулауга керешәчәкбез. Агулау механизмнарын Зөлфир Гыйльманов карап-көйләп куйды инде”.
Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең үз хәстәрлеге, алар малларны кышлатуны уңышлы тәмамлау, язгы чорда проду ... " Читать дальше "
Просмотров: 486 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск