Понедельник, 06.05.2024, 14:32

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 24 » Республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының III пленумында
09:42
Республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының III пленумында
20 апрельдә Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе бинасының утырышлар залында республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының 3нче пленумы үткәрелде.  Аның эшендә район мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева, "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов һәм әлеге предприятиенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Мансаф кызы Исхакова катнашты. Утырышны республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Александр Владимирович Кузьменко алып барды.
Пленумда 2011 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләренең социаль-икътисади хәле, социаль партнерлык системасы һәм профсоюз оешмаларының аны үстерүдәге роле турында сүз барды. Александр Владимирович тармактагы хәлләр турында җентекле анализ белән чыгыш ясады. Авыл җирендә дәүләт оешмаларында эшләүче һәм дәүләт заказларын үтәүче мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы үтә түбән булу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен льготалар һәм компенсацияләр түләү мәсьәләләре, торак шартларын яхшырту, санатор-курорт дәвасы, балаларның ялын оештыру, шулай ук бөтен яклап социаль партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү кирәклеген ассызыклап, авылда мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләрен төпләндереп калдыруга уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген дәлилләп, республика профсоюз комитеты Русия һәм Башкортстан Республикасы Президентларына, Хөкүмәтләренә, парламент җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр юллаган. Ил күләмендә төрле тармак вәкилләре турында хәстәрлек күргәндә мәдәният һәм мәгариф, матбугат хезмәткәрләре дә онытылмасын һәм алар турында да тиешле игътибар булсын иде дигән фикер доклад буенча фикер алышулар үзәгендә дә яңгырады. "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесендә профсоюз эшчәнлеге һәм социаль партнерлык турында аның директоры Фәнис Әмирханов чыгыш ясады.
Пленумда күтәрелгән мәсьәләләр буена резолюция кабул ителгәннән соң узган елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәсе” муниципаль автономлы мәдәният учреждениесе үзәк китапханәсе китапханәчесе Венера Рифгать кызы Гайсина Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы, БР "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов социаль партнерлыкны үстерү, предприятие хезмәтчәннәренә уңай шартлар тудыру һәм урындагы профсоюз оешмасы белән җимешле хезмәттәшлек өчен Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитетының Рәхмәт хаты, "Игенче” гәзите редакциясенең профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Мансаф кызы Исхакова оешманың эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырган өчен БР Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Пленумның икенче өлеше хезмәт мөнәсәбәтләрен күмәк килешү төзешү нигезендә көйләү мәсьәләләренә багышланды.

Просмотров: 476 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск