Пятница, 03.05.2024, 04:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 02
28 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында муниципаль район Советының аграр мәсьәләләр, җирләрдән һәм табигый ресурслардан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча даими комиссиясе утырышы үткәрелде. Аны даими комиссия рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов алып барды. "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында 2010-2016 елларга "Экология һәм табигый ресурслар” Программасын гамәлгә ашыру барышы турында”гы мәсьәлә тикшерелде.
Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль идарәлеге дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов Программа чараларын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Фикер алышуда катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов, район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, район ветеринар станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова, җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фирдәвис Хәлимулла улы Заһидуллин, җаваплылыгы чик ... " Читать дальше "
Просмотров: 418 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

2 апрельдә "Яшьлек” эстрада театры кичке сәгать 8 дә район мәдәният йортында "50 килолы көлке капчыгы” дигән тамашага чакыра. Анда якташларыбыз – "Нур” дәүләт татар драма теМатры артисты Айнур Баянов һәм "Байык” телевизион тапшыру-конкурсы лауреаты Айдар Габдикәев катнаша. Күңелле тамашага рәхим итегез!
Шамил Закиров.

Просмотров: 882 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

Уфа протез-ортопедия предприятиесенең күчмә бригадасы хезмәткәрләре агымдагы елның 5 апрелендә район үзәгенең  Ленин урамындагы 43 санлы йорт адресы буенча урнашкан халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә мохтаҗ гражданнарны протез һәм ортопедик изделиеләр әзерләү мәсьәләләре буенча кабул итә. Әлеге бинаның беренче катындагы бүлмәгә 9дан 15 сәгатькә кадәр килеп, үлчәмнәр эшләтеп, заказлар бирә аласыз.
Мөрәҗәгать итүчеләр үзләре белән паспорт һәм шәхси реабилитация программасын алып килергә тиеш.
Мәмдух Шәрәфетдинов, 
үзәк директоры.

Просмотров: 363 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

Хәбәр ителүенчә, әлеге вакытта районда "Торак-2012” күзәтчелек-профилактика операциясе үткәрелә. 11 марттан аның беренче этабы башланды һәм ул 31 майга кадәр дәвам итә.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгына ярашлы, агымдагы елның 1 апреленнән 15 маена кадәр республика биләмәсендә "Янгынга каршы махсус режим” кертелә. Безнең районда бу хакта муниципаль район хакимиятенең карары бар.

Просмотров: 567 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

Язгы юл өзеклеге чорында – 27 марттан 25 апрельгә кадәр республика юлларында авырлыгы бер күчәргә 11 тоннадан артык булган автомобильләр йөртүгә чикләүләр кертелә. Шулай ук республика биләмәсеннән үтүче "М5-Урал”, "М7-Мәскәү-Уфа”, "Р 240”- Уфа-Ырынбур” федераль трассаларында да чикләүләр кертелә. 1-30 апрельдә "Күчәргә төшкән авырлыкны чикләү” билгесе гамәлдә булачак.

Просмотров: 528 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

Узган ял көннәрендә республикада ун янгын теркәлгән, ике кеше һәлак булган, өч кеше җәрәхәтләнгән. Матди зыян күләме 1 миллион 512 мең сум чамасы тәшкил иткән. Фаҗигага китергән очраклар Туймазы һәм Авыргазы районнарында булган. Ә менә берничә көн элек күрше Бүздәк авылында чыккан янгында ике катлы агач йорт янып көл-күмергә әверелә. Шушы бәла-каза аркасында 41 кеше тораксыз калды. Арада күп балалы гаиләләр дә бар. Ут шулкадәр тиз  таралган – кайбер кешеләр хәтта документларын, киемнәрен дә алып кала алмаган. Әлегә каза күрүчеләргә гомум торактан вакытлыча яшәү урыны бирелде, матди ярдәм оештырыла. Аларга тиз арада йортлар салу мәсьәләсе хәл ителә.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 504 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск