Четверг, 02.05.2024, 21:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 17
Игенчеләр өчен түземсезлек белән көтеп алынган кызу мәл — язгы чәчү җитте. Һәркайда  – машина-трактор мастерскойларында һәм ихаталарда, ындыр табак-ларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы, мөһим этабына кердек. Көннәр кояшлы, матур торганда басуга чыгар алдыннан барысын да эшләп калырга, һәммәсенә өлгерергә тырыша авыл эшчәннәре. Районыбызның барлык хуҗалыкларында бу көннәрдә орлык агулана. Хәзер (күрсәткечләр 16 апрельгә) бу эш 4129 тонна башкарылды. Күп хуҗалыкларда минераль ашлама ташыла. "Базы” буенча ул 2485, "Герой”да – 484, "Байбулат” җәмгыятендә – 336, "Заря"да – 320, "Алга” кооперативында 283 тонна ташылды да инде. Берничә хуҗалыкта күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла башлады. "Заря” кооперативында, мәсәлән, 350 гектар мәйданда минераль ашлама сибелде. "Герой”да ул 143, "Октябрь”дә 122 гектар тәшкил итә. Ашлама туфракка һәркайда локаль ысул кулланып кертелә. Басуларны саламнан тазарту да — мөһим агротехник чара. Хәзер бу эш 9050 гектарда башкарылды. Биш хуҗалыкта (барлыгы 1556 га) күпьеллык үлән басуларын тырматырга керештеләр. Өч хуҗалыкта бөртекле культуралар чәчеләсе мәйданнарга тракторлар чыкты. "Октябрь” кооперативы механизаторлары — 50, зарялылар — 25, Ленин исемендәге хуҗалыкта 15 гектарда дым капладылар ... " Читать дальше "
Просмотров: 582 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.04.2012 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында карар кабул итте.
Карарда билгеләнеп үтелгәнчә, бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча ун кешедән торган район оештыру комитеты төзелде. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков. Бу истәлекле датага багышлап чаралар планы расланды. Анда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларга, шулай ук аларга тиңләштерелгән ватандашларга социаль-көнкүреш шартларын тәэмин итү, тормышларын җиңеләйтү буенча күреләчәк хәстәрлекләр турында әйтелә. Авыллардагы барлык һәйкәл-обелискларны, алар урнашкан паркларны, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча бурычлар куела. Мәктәпләрдә укучылар белән батырлык дәресләре, тематик очрашулар, класс сәгатьләре, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт  фронты ветераннары катнашлыгында тантаналы линейкалар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук авылларда мәдәният йортларында күп төрле мәдәни чаралар да уздырылачак.

Просмотров: 631 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск