Пятница, 03.05.2024, 04:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 23
Валерий Соколов җитәкчелек иткән "Байбулат” җәмгыяте игенчеләре дә язгы басу эшләрен дәррәү башлап җибәрде. Кырлар тракторлар гөрелтесе астында калды. Җәмгыять әгъзаларының эшләре-уңышлары белән кызыксынып, Аръяк атамасын алган басуга юлландым. Бер минуты да кадерле вакытта эшеннән озак тоткарламыйча гына, тракторчы Рафаэль Хәлимов белән сөйләшеп алырга форсат таптым. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторы ул. Язын-көзен, кышын-җәен штурвал артында. Үзенә беркетелгән "ДТ-75" тракторын җи-тештерүчәнле эшләтә. Техникасын сакчыл файдалана: кадерләп-көйләп, төзәтеп торгач, озайлы ремонтларга да тукталмый. Язын тырматуда, ашлама кертүдә, чәчүдә, көзен туңга сөрүдә, кышын салам тарттыруда катнаша. Ел буена хәрәкәттә. "Хезмәт юлымны Совет Армиясе сафларында хәрби бурычымны үтәп кайтканнан соң, шофер булып башладым. Биш ел тәгәрмәчләр өстендә йөргәннән соң тракторга утырдым. Бу төр техникада эшләвемә дә 35 елга якын”,— ди ул. Хезмәтен зур канәгатьлек белән башкарганы күренеп тора. Төшке аштан соң икенче басуга күчкән. Аңа эшендә уңышлар теләп, саубуллашам. ... " Читать дальше "
Просмотров: 579 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.04.2012 | Комментарии (0)

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең велосипедчылар секциясе агымдагы сезон ярышларын башлап җибәрә. Төрле яшь категорияләре вәкилләре арасындагы тәүге старт бүген сәгать 11дә район үзәгендә Балалар иҗат үзәге (иске мәдәният йорты) алдындагы мәйданчыкта биреләчәк. Спортчыларны һәм дәртләндереп торучы тамашачыларны анда актив катнашырга чакырабыз.
Ранис Баянов,
 тренер

Просмотров: 566 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.04.2012 | Комментарии (0)

Балалар сәнгать мәктәбендә төрле инструменталь ансамбльләр эшләп килә. Алар мәктәп, район күләмендә үткән концертларда еш катнашып торалар. Үзләренең иҗаты, бай репертуарлары белән якыннанрак таныштыру өчен бу коллективлар 25 апрельдә 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортының концерт залына моң сөюче райондашларны чакыралар. Программада татар, башкорт, рус, чит ил композиторлары көйләре, җырлары яңгыраячак, аерым башкаручыларның чыгышлары да көтелә.
Концертка рәхим итегез!
Зөлфия Вәлиуллина,
балалар сәнгать мәктәбе директоры. 

Просмотров: 364 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.04.2012 | Комментарии (0)

Район биләмәләрендә 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр кыргый су кошларының кайбер төрләренә ау рөхсәт ителә. Ауга чыгучының үзе белән корал йөртүгә рөхсәте, ау билеты, шушы төр ауга рөхсәт биргән документы – лицензиясе булырга тиеш. Әгәр законда каралган тиешле документлары булмаса, аучыга карата җитди җаваплылык чаралары күреләчәк. Мәсәлән, ау мылтыгына рөхсәт булып та рөхсәтсез кыр үрдәген аткан өчен 900 сум штраф түләтү каралган. Шулай итеп, барлык документлар тәртиптә булса гына, рөхсәт ителгән кыргый кошларны ауларга чыгарга мөмкин. Бүгеннән башлап браконьерлык фактларын һәм коралны законсыз йөртүчеләрне ачыклап рейд-тикшерүләр үткәреләчәк.


Ринат Ризванов,  ... " Читать дальше "
Просмотров: 462 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск