Пятница, 03.05.2024, 02:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 19
Терлекчелек буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе 17 апрельдә "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлекчәсендә үткәрелде. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринар табиблар, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, профсоюз комитеты рәисләре, ферма мөдирләре катнашты.
Тәүдә Яңа Коты сөтчелек фермасында семинар-киңәшмәнең практик өлеше булды. "Үзәк” машина-технология станциясе директоры Рамил Ташбулатов һәм бүлекчә управляющие Рушан Усманов хезмәт коллективының узган елдагы һәм агымдагы елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында кыскача сөйләп үттеләр, малларны кышлатуны тәмамлау һәм җәйге лагерьга күчерү, продукция җитештерү, яшь үрчемне саклау буенча күрелгән хәстәрлекләр белән таныштырдылар.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 445 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

Районыбызның биш батыры республика чемпионы исемен яулады.13 апрельдән 15 апрельгә кадәр Баймак шәһәрендә республика районнары һәм кече шәһәрләре арасында милли көрәш буенча егерменче авыл спорт уеннары үткәрелде. Анда барлыгы 32 команда катнашты. Бәйгегә республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Келәмдә җиңү өчен көрәш азакка кадәр барды. Һәркем бу абруйлы ярышта җиңү өчен тырышты, бөтен осталыгын салды. Безнең район көрәшчеләре дә анда катнашып, бик уңышлы чыгыш ясадылар. 60 килограммга кадәр авырлыкта Айдар Кодаяров, 70 килограммга кадәр Булат Бүләков, 90 килограммга кадәр Рөстәм Исламов белән Илнур Гомәров, 90 килограммнан югары авырлыкта Рөстәм Зыякаев иң көчлесе булып танылдылар.
Чемпионнарны чираттагы шушы зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!

Просмотров: 529 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

Финанс елында бюджет үтәлеше турында карар   проектын күмәк халык катнашлыгында ачык тикшерү үткәрелде. Анда муниципаль бюджет оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Узган финанс елында бюджет үтәлеше турындагы карар проекты белән җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов таныштырды. Күмәк тикшерүдә катнашучылар әлеге карар проектын бертавыштан хуплады һәм ул  муниципаль район Советының якындагы утырышы карамагына чыгарырга тәкъдим ителде. 
Просмотров: 383 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск