Пятница, 03.05.2024, 05:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 09
Район биләмәләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды.
Карарга ярашлы, агымдагы елның 14 апреленнән 19 маена кадәр район биләмәсендә санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы үткәреләчәк. 14 һәм 21 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр оештырылачак. Бу чараны әзерләп үткәрү буенча унике әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә ведомстволарга беркетелгән биләмәләрне санитар кагыйдәләргә ярашлы итеп тоту йөкләтелә.
Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны полигонга чыгару өчен транспорт беркетү исемлеге расланды.
Карарда авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларына үз биләмәләрендә санитар тазарту үткәрүне оештырырга, айлык чорында авыллардан чүпне чыгару өчен тиешле техника белән тәэмин итәргә, халык яшәгән пунктларны тазарту, санитар һәм янгынга каршы торышын ... " Читать дальше "
Просмотров: 500 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.04.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 10 апрелендә дәүләт учреждениесе – Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлегенең мобиль клиент хезмәте гражданнарны урыннарга чыгып кабул итә. Бу көнне Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 9-11 сәгатьләрдә, Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 11-13 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез!
Ләйсән Мостафина
Пенсия фондының Чакмагыш 
районындагы идарәлеге начальнигы.

Просмотров: 467 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.04.2012 | Комментарии (0)

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары  райондашларны күңелле тамаша карарга  чакыра. Хәй Вахит пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Кияүләр” музыкаль комедиясе район мәдәният йортында дүшәмбе, 9 апрельдә, 19.00 сәгатьтә башлана.  Билет хакы – 50 сум. 

Луиза Ишморатова.

Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск