Четверг, 02.05.2024, 18:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 26
Якшәмбе, 29 апрельдә, район үзәгендә мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында яз бәйрәмнәренә багышланган ярминкә үткәреләчәк. Сәгать 10нан анда күмәк, керәстиян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыклар, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кунаклар үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләр белән 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.
Рима Рәхимова.


Просмотров: 415 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 27 апрелендә 9дан 12 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә 3-12-63 саннарын җыеп, "ышаныч телефоны” аша үзеңне атамыйча гына педагог-психологка күңелеңне бушатырга мөмкинлек бар. Хәл ителә алмаслык проблемалар юк, шуңа күрә үз эчегезгә бикләнмәгез, үзегезне борчыган мәсьәләләрне һәм сорау-үтенечләрне сезне аңлый һәм ярдәм итә белүче белгечкә җиткерүдән тартынмагыз.
Индира Гәрәева,
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 527 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре даими рәвештә районнарга чыгып, халык белән очраша, медицина учреждениеләрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итә, ярдәм күрсәтә. 24 апрельдә министрлык вәкилләре безнең районда булып, 11-13 сәгатьләрдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында гражданнарны кабул иттеләр. БР Сәламәтлек саклау министры Г.А.Шебаев, БР медицина-социаль экспертизасы баш бюросы җитәкчесе Ю.С.Помилов, Русия кулланучылар  күзәтчелегенең Башкортстан буенча территориаль идарәлеге җитәкчесе Е.Г.Степанов, медицина ярдәмен оештыру һәм бала тудыруда ярдәмләшү хезмәте начальнигы Н.Н.Минһаҗев, медицина страховкалавы фондының Дүртөйле филиалы директоры Ж.К.Исхаков, Чакмагыш үзәк район дәваханәсе баш табибы С.З.Гыйззәтуллин бу көнне очрашуга төрле авыллардан килгән биш кешене кабул итте. Мөрәҗәгатьләр нигездә дәвалануны дәвам иттерү, инвалидлык юллау, дәвалау препаратлары белән тәэмин итү турында булды. Килүчеләрнең сорау-үтенечләре игътибар белән тыңланганнан соң, аларга тәгаен җаваплар бирелде, киңәшләр әйтелде.
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: очрашу вакытында. ... " Читать дальше "
Просмотров: 505 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

Муниципаль районыбызның социаль-икътисади, иҗтимагый, сәяси үсеше турында биредә яшәүчеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру, авыл хуҗалыгындагы эшләрне оператив һәм объектив яктырту дәрәҗәсен күтәрү максатында хакимият башлыгы матбугат үзәге составына үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте.
Аның рәисе итеп БР "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры — "Игенче”, "Сакмагош саткылары” гәзитләренең баш мөхәррире Ф.Ф.Әмирханов, урынбасары итеп район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы рәисе урынбасары З.В.Йосыпова,  сәр-катибе итеп мәгълүмат-аналитика буенча төп белгеч С.Ф.Шакирова тәгаенләнде.
Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе И.М.Тангатаров, муниципаль "Чакмагыш телевидениесе” учреждениесе директоры Э.Ә. Сөндекова, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Х.Фазлыев, яшьләр эш-ләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе А.Р.Гәрәев матбугат үзәге әгъзалары итеп билгеләнде. Хаклы ялга китү сәбәпле, Р.Д.Сәрвәров әлеге  үзәк составыннан чыгарылды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 449 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск