Четверг, 02.05.2024, 23:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 16
Хөрмәтле райондашларыбызны сишәмбе, 17 апрельдә, 16 сәгатьтә район мәдәният йортында "Дуслык чәчәк ата” республика халык коллективлары фестивале кысаларында үтәчәк халык коллективлары исемен йөртүче ветераннар хоры, халык уен кораллары ансамбле, "Асылъяр” (Чакмагыш), "Чакматаш” (Тозлыкуш), "Яшел таш” (Имәнлекул) халык биюләре, "Ахирәтләр” (Тозлыкуш), "Сеспел” (Юмаш) фольклор, "Язгы сандугачлар” (Аблай) хатын-кызлар вокал ансамбльләренең күркәм чыгышларын карарга чакырабыз. Керү бушлай. Күңелле тамашага рәхим итегез!
Луиза Ишморатова,
мәдәният йортының художество җитәкчесе.

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2012 | Комментарии (0)

Район мәгариф бүлеге тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыруны яхшырту максатында Бөре кооператив техникумының филиалы нигезендә 26 марттан 6 апрельгәчә бу учреждениеләр пешекчеләренең квалификациясен күтәрү курсларын үткәрү оештырылды. Ике атна дәвамында район биләмәсендә урнашкан балалар бакчаларыннан барлыгы 34 хезмәткәр осталыгын камилләштерде. 

Просмотров: 493 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2012 | Комментарии (0)

Дүшәмбе, 16 апрельдә, 10нан 11 сәгатькә кадәр муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ белән телефон аша туры аралашу оештырыла. Үзегезне борчыган сорау-үтенечләрегезне җиткерүне, 3-22-60 телефонын җыйгач, тәүдә фамилиягез, исемегезне һәм әтиегезнең исемен, адресыгызны атап башлавыгыз сорала.

Просмотров: 469 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск