Четверг, 02.05.2024, 19:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 12
Үткән атнада район мәдәният йортында 2012 ел – имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган КВН үзенә шаян һәм  тапкыр яшьләрне җыйды.
Чакмагыш беренче мәктәбенең "Бер адым алга” командасы, гимназиянең – "Гимназия”,  85 нче санлы профессиональ лицее – "Дөбер-шатыр”, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалыннан "Штар” командалары кич буе сәхнәдә "Визитка”, "Ә безнең ихатада…”, "Разминка”, "Эх, бу реклама!” һәм өйгә эш итеп бирелгән "Зур тәнәфес” конкурсларында көч сынашты.
Командалар төрле конкурсларга әзерләнгән вакытта балалар иҗат йортының Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкләгән "Шаян үкчә” бию түгәрәгенең чыгышы, Лиана Нуркаева һәм Азат Сафиуллин башкаруындагы биюләр, Инесса Мостафинаның инглиз телендәге җыры, Денис Мансуровның татар телендә сәнгатьле укылган шигыре бәйрәмне тагы да ямьләп җибәрде. Катнашучылар бәйгедә үзләрен кыю тотты. Тамашачыны бигрәк тә катнашучыларның берсеннән-берсе чагу образлары, чәнечкеле шаярулары, һәр сорауга тиз һәм тапкыр җаваплары, һәр чыгышны музыкаль яктан да бизәү ошады. Укучылар гаилә, күп балалы гаиләдәге проблемаларын, үсмерләр арасындагы, гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне чәнечкеле юмор аша "чеметеп” узды.
Бәйгегә йомгак ясалгач, Чакмагыш гимназиясе коман-дасының иң зур бүләк — ... " Читать дальше "
Просмотров: 634 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
1 апрельдән агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу башланды. Аерым гәзит һәм журналларга язылу хакы бераз өстәлсә дә, сигез дистә ел буена чакмагышлылар гына түгел, аннан читтә яшәүче бик күпләрнең дә яраткан басмасы, якын дусты һәм сердәше "Игенче”гә, аның кече туганы – башкорт телендә аена ике тапкыр дөнья күрүче "Сакмагош саткылары”на бер генә тиен дә өстәлмәде. Элеккечә, 324 сум 66 тиенгә июльдән Яңа елга кадәр "Игенче” һәм 88 сум 44 тиенгә "Сакмагош саткылары” гәзитләрен алдырып булачак. Тугры дуслар йортыгызга килеп торсын өчен әледән үк хәстәрлек күрик, райондашлар! Бай эчтәлекле, район тормышын бар яклап та яктыртучы әлеге басмалар даими үсештә. Әлеге мәлдә район гәзитләрен тулы төстә нәшер итә башлауга күчү мәсьәләсе хәл ителә, аның ел азагына кадәр үк яңарып, чагу төсләр белән балкый башлаячагына өмет зур. Һәр абунәчебез якын дуслары хакында онытмасын, күршеләрен, дусларын, хезмәттәшләрен дә үз артыннан әйдәсен иде. Бергә калыйк, дуслар! 
Мөхәрририят.

Просмотров: 656 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.04.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск