Понедельник, 06.05.2024, 19:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 24 » Урамнарга ямь керде, авылга кот кунды
09:48
Урамнарга ямь керде, авылга кот кунды
Район биләмәләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгының махсус айлык үткәрү турындагы карарына ярашлы рәвештә, безнең Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә санитар тазарту оешканлык белән башланды. Әлбәттә, без, өлкәннәр – авыллардагы ветераннар оешмасы әгъзалары, үрнәк күрсәтеп, эшнең башында торырга омтылдык. Аблай авылы ветераннары белән эшне башлангыч оешма рәисе Фәһим Хәйруллин оештырды. Өмәдә Сәгыйть Арсланов, Һади Латыйпов, Заһир Сәләхов активлыгы белән аерылып торды.
Үрнәк авылында оештыру мәшәкатьләре Зәйтүн Әхмәтшин иңенә төште. Биредә Мэлс Кирәев, Зөфәр Бакиров, Фәит Хөснетдинов, Нур авылында яшәүче Хәлимулла Гатауллин, Әхнәф Бакаев, Мансур Сәләхов, Нурихан Фазлыев, Киндеркүлдә Наил Сибәгатуллин, Рифкать Садыйков, Нәҗметдин Гәрәев, Рифгать Иргалиев ару-талу белми эшләде. Өлкәннәр урамнарны, су буйларын, зиратларны чүп-чардан арындырды. Безнең Киндеркүл авылы халкы  — дөнья көтәргә хирыс-тырыш кешеләр, матур, җитеш тормышта яшәргә омтылалар. Өмәләр чорында Гөлүзә Гәрәева, Гүзәлия Гыйльманова, Ягъфәр Насыйбуллин, Рәшит Бәдретдинов тәүгеләрдән булып яшәгән җирләрен чистартты-күркәмләндерде. Ә Данис Мәрвәров хәтта урам коймаларын яңартты, тактасын яшел төстәге профнастилга алыштырды. Санитар чистарту-төзекләндерү, яшелләндерү эшләре белән беррәттән юлларны тигезләү-ремонтлауга да игътибар бирелә. Чакмагыш юл төзү участогы грейдеры, авыл арасындагы юлларны тигезләп килгәннән соң, урамнардан үтте. Шулай итеп, гомум тырышлык нәтиҗәсендә авылга кот кунды, урамнарга ямь керде.
Баттал Якупов,
Киндеркүл башлангыч
 ветераннар оешмасы рәисе.

Просмотров: 539 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск