Яңа уңышлар һәм казанышлар елы булсын! Бүген – Белем көне. Шушы көндә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, районның барлык мәгариф уч-реждениеләрендә җиз кыңгырау чыңы яңгырый. Укыту процессының оештырылышына, мәктәп һәм җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, гомум белем бирүнең ни дәрәҗәдә интеллектуаль һәм заманча булуына балаларыбызның һәм, гомумән, бездән соңгы буыннарның киләчәге, иминлеге бәйле. Шуңа да муниципаль районның педагоглар коллективы "Безнең яңа мәктәп” инициативасын гамәлгә ашыруны хуплый. Заман үз таләпләрен, яңа бурычлар йөкли. Яшь буын алдында абруй яулау, ихлас ихтирамына лаек булу өчен яңа дәвер укытучысы белемен камилләштерү өстендә даими эшләргә тиеш. Юкка гына бер фәлсәфәче: "Чын укытучылар – алар үз хезмәтләренең идеаль кыйммәтләренә ышанып яшәүче, эшләүче, көрәшүче һәм өлгерүче кешеләр”, – дип әйтмәгән. Безнең район белем бирү системасында нәкъ менә шундый педагоглар күпчелекне тәшкил итә. Яңа уку елы, Белем бәйрәме белән тәбрикләп, мин районның барлык укытучыларына, тәрбиячеләренә һәм укучыларына, үзгәрешләрдән курыкмыйча, заман белән бергә атлауларын, барлык башлангычларында уңышлар, тырыш хезмәт шатлыклары, бәхет һәм сәламәтлек телим. Риф Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгы.
|