Район авыл хуҗалыгы кооперативларында иң җаваплы мәл – бөртеклеләрне түкми-чәчми җыеп алу өчен көрәш бара. Кояшлы, эссе көннәрнең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Шуңа да авыл эшчәннәре көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстерелгән игенне ил келәтләренә бер югалтусыз салу чарасын күрәләр.
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бүгенге көнгә бөртеклеләр 1181 гектар җирдә сугылган, 1352 гектарда көлтәләргә салынган. Барлыгы 31858 центнер иген сугып алынган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 26,9 центнер тәшкил итә, арыш һәр гектардан – 25,5, арпа – 28,3 ц., солы 29 центнер уңыш бирә. Комбайнчылар фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп, бу эштә зур җиңүләргә ирештеләр. Ирек Бохаров 11,300 центнердан артык, Мәкки Камалетдинов 8000 центнер (икесе дә “Полесье” комбайнында), МТСтан ярдәмгә килгән Ренат Сабитов “Дон-4300” комбайнында 4600 ц. уңыш җыеп алдылар.
Водительләр Шамил Галиев — 10000, Рафаэль Галиев 15320 центнер иген ташыдылар, эшсөярләр икесе дә “КамАЗ” машинасына идарә итәләр.
Урып-җыюдан соң туңга сөрү дә оешкан төстә бара. “Джон Дир” тракторында Рамил Камалетдинов бүгенге көнгә 415 гектар мәйданны кара буразналар белән каплады. Уңыш җыю белән беррәттән яшел масса әзерләү дә дәвам итә. “Дон-680” комбайнында Әгъләм Әхмәтов 2000 тонна, Ренат Маннанов “Полесье”да 1040 тонна яшел масса урып алган. Аны берөзлексез ба
...
" Читать дальше "
Просмотров:
640
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
29.08.2014
|