Воскресенье, 28.04.2024, 23:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 07
Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә

"Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүген район икътисадының алтын баганаларыннан санала, дисәк тә хаталану булмас. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов җитәкләгән әлеге хуҗалык игенчелектә дә, терлекчелектә дә һәрвакыт алдынгы позицияләр били, күрсәткечләрне тотрыклы рәвештә арттыра бара. Быелгы уракка да районда тәүгеләрдән булып керештеләр. Көннәр яңгырлы торганлыктан, темпларны тизләтү мөмкин түгел әле, шулай да зарялылар сынатмаска, аяз торганда һәр сәгать-минутны җитештерүчәнле файдаланырга омтыла.


Зәбир Фәнил улы белән Бурлы тау басуына килгәндә механизаторлар чык кипкәнче дип комбайннарын карау-көйләү белән мәшгуль иде. Биредә үк ягулык салуга тәгаенләнгән машина, су запасы белән янгын сүндерү машинасы да бар. Кичәдән үк төрелгән салам төргәкләрен “КУН-10” һәм грейфер агрегатлары “КамАЗ” автомобильләренә төяп озата тора, шунда ук салам пресслау агрегатлары да суктырылган тезмәләргә кереп китәргә әзерләнеп торалар иде. 

Хуҗалык рәисенең егетләр белән әңгәмәләшүен рәсемгә төшереп алдым. Механизаторлар Фазыл Хәйретдинов, Мират Казыйханов, Руслан Дәүләтов, “Үзәк” МТСыннан ярдәмгә килгән Раил Шәмсетдинов, Фирзант Даутовның кәефләре яхшы. ... " Читать дальше "
Просмотров: 754 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.08.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск