Туган җирен җаныннан артык күреп яраткан, аны данга күмәр өчен сәламәтлеген дә, көчен дә, белемен һәм сәләтен дә кызганмыйча эш күрсәткән кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә ала торгандыр ул. Кендек каның тамган, тәүге адымнар ясаган нәни эзләреңне саклаган Җир-әнкәгә, туган халкыңа тугрылык саклап, алардан яшәү көче, хезмәт дәрте алып, шул җирне ямьләп яшәгәндә генә тормыштан канәгатьлек хисе туа, һәр көнне кулдан килгән кадәр өлешеңне кертеп, бу җирне мәртәбәлерәк итүгә куанасың. Үз өстенә бихисап мәшәкатьләр йөкләгән җитәкче кешедән бу җәһәттән йөзләтә, хәтта меңләтә тырышлык салу таләп ителә, ә андый йөкне, билгеле булуынча, тарта алырдайлар иңенә генә йөклиләр. Унбер ел элек республика җитәкчелеге уңган-булган халкы белән дан тоткан Чакмагыш районы белән җитәкчелек итү дилбегәсен (камытын дисәк – дөресрәк булыр!) утыз сигез яшьлек Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка ныклы ышаныч белән тоттырган икән, димәк, йөрәгендә дәрт уйнаган, беләк көче генә түгел, акыл көче дә ташып торган ир асылын сайлап ялгышмаганнар. Моны ул фидакарьлеге, җитәкче осталыгы, кешеләрне зур җиңүләр юлыннан ышанычлы алга әйдәп баруы белән тулысынча аклый.
Эшкә чәм белән тотынучы, башлаганны ахырынача җиткермичә тукталмый торганнардан Сыйрышбаштагы Йосыповлар. Алар арасында төрле рангылы җитәкчеләр, фән галимнәре, дәрәҗәле бе
...
" Читать дальше "
Просмотров:
1199
|
Добавил:
bikmiew
|
Дата:
05.08.2014
|