Пятница, 03.05.2024, 11:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июнь » 23 » Кәшәк тугаенда – олы бәйрәм
08:43
Кәшәк тугаенда – олы бәйрәм
14 июньдә Чакмагышта район сабан туе үтте

Хезмәт тәмен белеп яши халкым,

Күңелләре иркен, йөрәкләрдә – ялкын.

Килегез сез, әйдә, кунакчыл якка,

Гүзәл җиребезгә – безнең Чакмагышка.

 
Милләтебезнең рухиятын чагылдырган дуслык һәм хезмәт бәйрәме – сабан туйларын һәркем көтеп ала. Менә бүген дә мәйданга халык агыла. Сабан туе сәхнәсеннән тавышкөчәйткечләр аша дәртле көйләр яңгырый. Һәр елдагыча, быел да бәйрәм программасын Луиза Ишморатова (сценарийны да үзе төзеде) һәм Радик Әмирханов күңелле итеп алып бара.
– Кадерле чакмагышлылар һәм үз итеп, якын күреп ераклардан килгән кунаклар! Һәрбарчагызны бүгенге олы хезмәт бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең ямен-тәмен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге күп шатлыклар алып килсен. Сабан туе хезмәт сөючән, тырышлыгы белән аерылып торган Чакмагыш халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җыр-моңга осталыгын, тапкырлыгын-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә раслар, – дип күңелле ял теләп концерт программасын башлап җибәрде алар.
“Сабантуй җыры”на попурри башкарылды, сабантуй күренеше күрсәтелде. Фидан Бикмурзин “Башкортстан” җырын яңгыратты, Руслан Сәлахов киң яланга курай моңнарын таратты. “Асылъяр”, “Яшел таш”, “Чакматаш” халык биюләре ансамбльләре, “Сеспел” фольклор ансамбле әзерлек белән килгән иде.
Җыр-моң соңында бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.
– Бүген – бәрәкәтле Чакмагыш җирендә күркәм вакыйга. Без иң чагу милли бәйрәмгә – Сабантуйга җыелдык. Борынгыдан, тарих төпкеленнән килгән сабантуй – уңыш һәм муллык бәйрәме ул. Шуңа да бүген туган җиребезнең чәчәк атуы өчен тырышып эшләгән авыл эшчәннәрен данлыйбыз. Сабантуйлар мөбарәк үтсен, еллар имин булсын, – дип тантананы ачты ул, мәйдан халкына күңелле ял теләде һәм тәбрикләү чыгышы өчен сүзне муниципаль район Чакмагыш районы хакимияте башлыгы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирде.
– Сабантуйлар – безнең күп милләтле мәдәниятебезнең алыштыргысыз өлеше, яңа уңышка нигез салып, зур уңышлар үстереп алуга зур өметләр баглаган, табигатьнең яшәрүен күреп кинәнгән мизгел. Бүген без районның агрария хезмәтчәннәрен – гомерләрен изгелекле крәстиян хезмәтенә багышлаган, район икътисадын баетуга лаеклы өлеш керткән игенчеләрне һәм терлекчеләрне хөрмәтлибез, данлыйбыз.
Безнең бәйрәмебезгә мәртәбәле кунак-лар чакырылды. Шушы куанычлы матур мизгелләрдә янәшәдә булуыгыз,бәйрәм шатлыкларын уртаклашуыгыз өчен ихлас күңелләрдән рәхмәт белдерәбез, – дип тәбрикләү чыгышын башлады Риф Сәгъдәтулла улы. – Бүген без олуг җыен – сабан туенда башкарылганнарга йомгак ясап, хезмәтчәннәребезнең фидакарьлеген бәһалыйбыз. Әйе, горурланырлык уңышларыбыз бар. 2013 елда бөртеклеләрнең тулай җыемы 132 мең тоннадан артык тәшкил итте. Башкортстан буенча икенче урынны яуладык, һәр гектардан уртача 28,3әр центнер уңыш алып, республикада беренче урынга чыктык.
Терлекчелек тармагы буенча да ирешел-гәннәребез сокландыра. Тулай сөт җитештерү буенча республика күләмендә беренче урынга чыктык, һәр сыердан сөт саву, терлекләрдән тәүлеклек артым алуда да лидерлар булып торабыз.
Ел саен районда һөнәри осталыкка сынау конкурслары үткәрелә, камиллеккә юл ача. Район конкурсларында җиңүчеләр республика бәйгеләрендә көчен-осталыгын сыный, призлы урыннарга ия була. 2013 елда “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының ясалма орлыкландыру операторы Вазих Фәтыйхов ясалма ор-лыкландыру операторларының 21нче республика конкурсында катнашып, чемпион булды. Ә “Победа” кооперативы савучысы Мәликә Фәхретдинова машина белән сыер саву операторларының 38нче республика конкурсында икенче урынны яулады.
Үткән ел “Герой” авыл хуҗалыгы коопе-ративы азык-төлек продуктлары җитештерү буенча “Хезмәтне иң яхшы оештыру һәм саклау” республика конкурсында призлы урынга лаек булды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте район аграрийларының 2013 елдагы эшчәнлеген югары бәһалады: без респуб-ликаның авыл хуҗалыгы районнары арасында лидерлар булып танылдык һәм “Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” Дипломы белән бүләкләндек. Быел да районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алга куелган мөһим бурычларны уңышлы тормышка ашыра. Кыска срокларда чәчү кампаниясе тәмамланды. 35 мең гектар мәйданга бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде. 4 мең 700 гектарга шикәр чөгендере һәм көнбагыш урнаштырылды. Сөренте җирләрнең 36 процентын мал азыгы культуралары били. “Базы”, “Заря”, “Герой”, “Октябрь”, “Алга”, “Победа” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте игенчеләре язгы кыр эшләрен агротехник таләпләрне төгәл үтәп, югары сыйфатлы итеп үткәрде. Язгы кыр эшләре чорына 4 мең 827 тонна минераль ашлама тупланды, һәр гектар сөренте җиргә 55әр килограмм тәэсир итүче матдәдә кертелде. Ел башыннан район авыл хуҗалыгы предприятиеләре гомум суммасы 90 миллион сум тирәсе булган кредитлар һәм займнар алды. 170 миллион сумлык яңа техника алынды һәм терлекчелек тармагы өчен җиһазлар булдырылды. Ленин исемендәге хуҗалыкта “500 ферма” республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Ә “Базы” һәм “Октябрь”, “Волга” һәм “Герой” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте 2014 елда әлеге программага катнашып киттеләр.
Кадерле якташлар һәм кунаклар!
Мәгълүм булуынча, 2014 ел илебездә “Мәдәният елы” дип игълан ителде һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау-үстерү бурыч итеп куелды. Безнең яклар талантларга бай. Күп кенә композиторларыбыз һәм җырчыларыбызның, биючеләр һәм актерларыбызның исемнәре районнан читтә дә билгеле. Барысы да алар илһам чишмәсен бәрәкәтле Чакмагыш җирендә алды.
Ел саен районыбызда халык талантларының район фестивале үтә. Үзешчәннәрнең “Туган җирем – яшел бишек” дип аталган сәнгать бәйгесендә 50 иҗади коллектив, 13 авыл биләмәсеннән меңнәрчә кеше катнашты. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итте.
Танылган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш бара. Илфак Смаков призына җырчылар бәйгесе үтте. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Фрунзе исемендәге колхозның элекке рәисе Марсель Хуҗинны, композитор Тәлгать Шәриповны, композитор һәм җырчы Фәүзә Гасакированы искә алу кичәсе үтте.
Лиана Ханмурзина.
  Автор һәм Рәзилә Арсланова, 
 Гөлнур Хәлиуллина, Рәзифә Сәхапова, Рәшит Вахитов   фотолары. 
Просмотров: 845 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск