Четверг, 02.05.2024, 00:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Март » 17 » Үз хокукларыңны бел!
07:28
Үз хокукларыңны бел!
15 март – Кулланучыларның хокукларын яклау көне
Көндәлек тормышта без барыбыз да – кулланучылар. Көн саен диярлек магазин-кибетләрдән азык-төлек, шулай ук сәнәгать товарлары, көнкүреш техникасы һ.б. сатып алабыз, безгә төрле хезмәт күрсәтәләр. Ә без бу очракта үз хокукларыбызны беләбезме соң? Гәзит укучылар редакциягә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген без аларның берничә очрагына тукталабыз. Сорауларга Русия кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнары буенча белгеч-экспертлары Ирина  Александровна Кашапова белән Лилия Гыймазетдин кызы Бәдретдинова җавап бирә.
 Беренче очрак: Магазин киштәсенә куелган товарның хакы бер төрле язылган, ә кассир, товар бәясен үзгәртеп язарга өлгермәдем, дип, ул товар өчен икенче – тагын да югарырак хак ала. Бу – дөресме? 
Җавап. Дөрес түгел, кассир сатып алучыдан товар өчен хакны киштәдә шул вакытта ничек күрсәтелгән, шулай алырга тиеш. Касса компьютерында яңа хаклар язылган очракта да, законда каралганча эш итәргә, ягъни акчаны товарда язылган сумманы (артыгын түгел!) исәпләргә бурычлы. Әгәр ул моны эшләми икән, үз хокукыңны яклап, күзәтчелек итү органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки законда кассирның бу эше сатып алучыны алдау дип билгеләнә. Моның өчен административ җаваплылык (1000 сумнан  30 000 сумга кадәр штраф) каралган. Биредә тагын шунысын да әйтергә кирәк: товарны бәясе язылган кәгазьдә (ценникта) товарның хакы белән беррәттән исеме, сорты, ценникны язу вакыты, җаваплы хезмәткәрнең култамгасы язылган һәм  сәүдә  итүченең мөһере дә сугылган булырга тиеш.
 Икенче очрак. Сүз сыйфатлы товарны кире кайтару турында бара. Әгәр сатып алынган товар төсе, размеры, фасоны, формасы, комплектациясе буенча ошамаса, сатып алучы андый товарны 14 көн эчендә шундый ук икенчегә алыштырып алуны таләп итә ала. Әгәр андый товар булмаса, 3 көн эчендә акчасын алырга хокуклы. Товар алыштырылмаса, ул чакта сатучыга җаваплылык каралган. Ул соңлатылган һәр көн өчен товар бәясенең бер процент өлешен тәшкил итә. Тик шунысын да белергә кирәк: бу таләп сатып алынган товар куллануда булмаган очракта гына үтәлә. Товарның күренеше әйбәт, фабрика ярлыгы, касса чегы һ.б. булырга тиеш. Әгәр бу таләпләр үтәлми икән, сатып алган товарыңны икенчегә алыштыра алмаячаксың.
Шул үк вакытта тиешле сыйфатлы сәнәгать товарлары арасында 14 көн эчендә алыштырып булмый торганнары да бар. Андыйлар исемлегенә 14 төрдәге товар керә,  чирләрне өй шартларында профилактикалау һәм дәвалау товарлары. Мәсәлән, шәхси гигиена, парфюмерия-косметика, текстиль, тегү әйберләре, көнкүреш химиясе, көнкүрештәге мебель, кыйммәтле металлар, автомашиналар һәм мотовелотоварлар, авыл хуҗалыгы эшендә кулланылучы кече механикалаштыру чаралары, техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары (гарантия вакыты куелган булса), ату кораллары, терлекләр һәм үсемлекләр, басма әйберләр, китаплар керә. Мондый товарлар сатып алганда сыйфатлы булып, өйгә алып кайткач, әгәр ошамаса, аларны кире магазинга илтеп икенчегә алыштыра алмыйсың.
Өченче очрак. Килешү төзегәндә нәрсәгә игътибар итәргә?
Товар сатып алганда, аеруча хезмәтләндерү өлкәсендә еш кына ике яклы килешү төзелә. Мәсәлән, мисал итеп мебель җитештерүне алыйк. Заказ биргәндә мебель җитештерүчегә зур игътибар бирергә кирәк. Ул кайда урнашкан, нинди материаллар белән эш итә, репутациясе ничек?  Сез алачак мебель нинди материалдан эшләнгән, аның сыйфаты ничек, мебельнең эшләнү сыйфаты ни рәвешле? Килешүдә мебельнең нинди төстә һәм размерда булуын ачык итеп күрсәтегез. Размерларны күрсәткәндә үзегез линейка белән үлчәгәнлеген дә  языгыз. Бу исә мебель размердан читләшеп эшләнгән очракта  җитештерүчегә дәгъва белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, килешүдә заказның үтәлү срогын күрсәтергә онытмагыз. Мебель җитештерү буенча анда билгеләнгән срок үтәлмәсә, заказ алучыга (җитештерүчегә) җаваплылык каралган. Шулай ук бу товарга гарантия биреләме-юкмы икәнлеген дә ачыкларга кирәк.
Рәшит Вахитов язып алды.

Просмотров: 667 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск