Тормоз системасы, блокировкалау, сигнал утлары, руль, тәгәрмәчләр торышы, утсүндергеч, аптечка белән тәэмин ителүе, документларның, страховканың тәртиптә булуы, тракторның тышкы күренеше – һәммәсе комиссия әгъзаларының игътибар үзәгендә торды, башкарылган эшкә бәһа бирелде. Ачылган кимчелекләр шунда ук бетерелә барды.
– Биредә Кушнаренко районында эшләүче тракторлар да карала. Әле янә 5 тракторыбыз ремонтта. Аларны да ремонтлап бетергәч, 10 апрель көнендә бездә янә техник тикшерү үтәчәк. Аңа чаклы чит ил тракторларына тәгәрмәчләр кайтарылып урнаштырылачак. Заявка бирелгән. Бүген ачыкланган җитешсезлекләрне дә 10 апрельгә чаклы тулысынча бетерәчәкбез, – ди МТСның баш инженеры Рузил Рамазанов.
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: техник тикшерү вакытында.
Автор фотосы.