Четверг, 25.04.2024, 14:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 30
25 сентябрьдә район мәдәният йортының конференц-залында "Башкортстан Рес-публикасы агросәнәгать комплексында консультация хезмәте күрсәтүнең хәзерге замангы ысуллары” дигән темага гомум-республика семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгында консультацияләр бирү үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Андрей Васильевич Дубинин, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, "Чакмагыш мәгълүмат-консультация бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров "Иглин мәгълүмат-консультация бирү үзә-ге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов, Самара өлкәсе мәгълүмат-консультация бирү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Утырышны Андрей Васильевич Дубинин алып барды.
Тәбрикләү сүзе һәм районыбызда агро-сәнәгать комплексы үсеше турындагы мәгълүматлар белән Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады, бу өлкәдәге югары күрсәткечләргә тукталды.
Ирек Мидхәт улы Тангатаров малчылык тармагында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне мәгълүмат-консультация хезмәтләндерүе тәҗрибәсе белән уртак-лашты, белгечләрнең күрсәткән ярдәмнәрен санап чыкты. Шунысын гына әйтү дә җитәр: 2012 елда гына үзәк хезмәткәрләре 8985 консультация үткәргән. Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов Иглин ... " Читать дальше "
Просмотров: 702 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.09.2013 | Комментарии (0)

Тракторлар, үзйөрешле юл төзү һәм башка тәгаенләнештәге машиналар һәм аларга тагылма арбалар, агрегатлардан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләре тупас бозылу заман афәтенә әверелде. Быелның тәүге яртысында Башкортстан  Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә рәсми теркәлгән 94128 данә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның 47870е генә файдалануга яраклылык турындагы документка ия булды, яки теркәлгән барлык шундый техника берәмлегенең 50,9 проценты гына дәүләт техник тикшерүе үтте. Күзгә бәрелеп торган техник төзексезлеге булган, милекчелек хокукын раслаган документларсыз, хәтта ягулык-майлау материаллары тамып кына түгел, агып та йөргән, тормоз системалары, руль механизмнары төзек булмаган техника берәмлекләреннән дә файдалануга юл куела. Линиягә чыккан механизаторлар кулында еш кына тиешле категориягә тракторчы-машинист таныклыклары да булмый әле. Бу – техника берәмлекләре ияләренең вазифа бурычларына өстән генә, ягъни җавапсыз карашы нәтиҗәсе. Файдалану нормасы һәм кагыйдәләрен үтәмәү, юлга белә торып төзек булмаган техника берәмлекләрен чыгару нәтиҗәсендә 2013 елда республикабыз биләмәләрендә үзйөрешле машиналар катнашлыгында 28 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 10 кеше һәлак булды, 23е төрле тән җәрәхәтләре алды.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген, хәвефсезлек техникасы үтәлешен, әйләнә-тирә мохит тазалыгын тәэмин итү  максатында тракторлар һәм тагылма арбалардан фа ... " Читать дальше "
Просмотров: 727 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск