Четверг, 18.04.2024, 09:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 12
Быел район хуҗалыкларында шикәр чөгендере бик уңды. Кайбер басуларда бу культураның һәр гектарыннан уртача 500 центнер һәм аннан да күбрәк уңыш көтелә.
Риф Шаһабетдинов җитәкчелек иткән крәстиян-фермер хуҗалыгында быел шикәр чөгендере 35 гектарда чәчелгән иде. Җирне яхшы сыйфатлы итеп эшкәртү, ашлау үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде: бик яхшы уңыш үстерелде. Гектар көче 450 центнердан арта! Бу көннәрдә яңа уңыш җыела. Фермерга "Үзәк” машина-технология станциясе ярдәм итә. "Агрофак” комбайнында Рәфыйк Сәлимов белән Вадим Диникәев идарә итә. Ике сменада эшләү нәтиҗәсендә алар баллы тамыр алуны берничә көндә тәмамладылар. Кагатлардагы чимал һәр көнне Раевка кабул итү пунктына озатыла.
– "Үзәк” машина-технология станциясе механизатор-ларына һәм коллектив җитәкчесе Рамил Кадыйр улы Ташбулатовка шикәр чөгендере уңышын җыеп алуда күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт! – ди Риф Шаһабетдинов.
Рәшит Вахитов. 
Просмотров: 620 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск