Воскресенье, 05.05.2024, 00:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 30 » Махсус операция үткәрелә
08:13
Махсус операция үткәрелә
Тракторлар, үзйөрешле юл төзү һәм башка тәгаенләнештәге машиналар һәм аларга тагылма арбалар, агрегатлардан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләре тупас бозылу заман афәтенә әверелде. Быелның тәүге яртысында Башкортстан  Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә рәсми теркәлгән 94128 данә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның 47870е генә файдалануга яраклылык турындагы документка ия булды, яки теркәлгән барлык шундый техника берәмлегенең 50,9 проценты гына дәүләт техник тикшерүе үтте. Күзгә бәрелеп торган техник төзексезлеге булган, милекчелек хокукын раслаган документларсыз, хәтта ягулык-майлау материаллары тамып кына түгел, агып та йөргән, тормоз системалары, руль механизмнары төзек булмаган техника берәмлекләреннән дә файдалануга юл куела. Линиягә чыккан механизаторлар кулында еш кына тиешле категориягә тракторчы-машинист таныклыклары да булмый әле. Бу – техника берәмлекләре ияләренең вазифа бурычларына өстән генә, ягъни җавапсыз карашы нәтиҗәсе. Файдалану нормасы һәм кагыйдәләрен үтәмәү, юлга белә торып төзек булмаган техника берәмлекләрен чыгару нәтиҗәсендә 2013 елда республикабыз биләмәләрендә үзйөрешле машиналар катнашлыгында 28 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 10 кеше һәлак булды, 23е төрле тән җәрәхәтләре алды.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген, хәвефсезлек техникасы үтәлешен, әйләнә-тирә мохит тазалыгын тәэмин итү  максатында тракторлар һәм тагылма арбалардан файдалануны закон таләпләренә яраклаштыруны күздә тотып, Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник хәленә күзәтчелек итү буенча инспекциясе начальнигы Р.С.Галимов агымдагы елның 25 сентябрендәге 159 санлы боерыгы белән 27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр "Прицеп” дигән шартлы исем астында үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма агрегатлардан файдалануда кагыйдә бозуларны профилактикалау операциясен игълан итте. Шушы ун көн дәвамында дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә һәм үзаллы да районыбыз биләмәсендә файдаланылучы тракторлар, үзйөрешле машиналар, аларга тагылма агрегатлардан законлы файдалануны ачыклау максатында рейдлар үткәрәчәк. Ачыкланган кагыйдә бозулар очрагында гаепле кешеләр Русия Федерациясе законнарында билгеләнгән җаваплылыкка тарттырылачак.

Просмотров: 729 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск