Пятница, 26.04.2024, 10:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 19
Кичә, 18 сентябрьдә, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының сигезенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хокук тәртибе саклау органнары вәкилләре, предприятие-оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Тиешле оештыру эшләре үтәлгәннән соң көн тәртибенә чыгарылган түбәндәге 6 мөһим мәсьәләне тикшереп хәл итүгә күчтеләр:
1. 2013 елның беренче яртысында Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлекчәсенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының икенче чакырылыш муниципаль район Советы 2012 елның 15 февралендә кабул иткән 325 санлы карар белән расланылган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында положениегә үзгәрешләр кертү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Совет һәм Хакимият аппаратларында муниципаль вазифалар исемлегенә кертелмәгән, барлык эшчәнлекне техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнүче вазифалар һәм һөнәрләр биләүче хезмәткәрләре ... " Читать дальше "
Просмотров: 741 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.09.2013 | Комментарии (0)

Бәрәкәтле Чакмагыш җиренең булдыклы игенчеләре бүген лаеклы рәвештә келәт-бураларны былтыргыдан 1,5 тапкырга арттырып тутырдык, дип әйтә ала: кырыс табигать шартларына карамастан, бүген район басуларыннан 120 мең тоннадан артык иген җыеп алынды! Урак эшләре тулысынча тәмамланганчы бу күрсәткеч арта да төшәчәк икән. 
Чакмагыш караваена иң зур өлешне гектарыннан уртача 30 һәм аннан күбрәк центнер иген үстереп алган "Базы”, "Герой” һәм "Заря” кооперативлары игенчеләре кертте. Башка
 хуҗалыкларда да төшем ярыйсы гына. Гомумрайон күләмендә һәр гектардан бөртекле  культуралар уңышы бүгенгә уртача 26,3 центнер тәшкил итә. Буралар тулы, хезмәт дәрте зур  булганда килә-чәгебез дә ныклы булачак. Бүген исә игенчеләр алдында үстерелгән уңышның бөртеген дә югалтмыйча җыеп бетерү бурычы тора. Булдыклы чакмагышлылар бу  җәһәттән дә сынатмас, дип ышанабыз. 

 
Просмотров: 456 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск