Воскресенье, 05.05.2024, 00:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 30 » Мәгълүматлаштыру – мөһим мәсьәлә
08:20
Мәгълүматлаштыру – мөһим мәсьәлә
25 сентябрьдә район мәдәният йортының конференц-залында "Башкортстан Рес-публикасы агросәнәгать комплексында консультация хезмәте күрсәтүнең хәзерге замангы ысуллары” дигән темага гомум-республика семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгында консультацияләр бирү үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Андрей Васильевич Дубинин, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, "Чакмагыш мәгълүмат-консультация бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров "Иглин мәгълүмат-консультация бирү үзә-ге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов, Самара өлкәсе мәгълүмат-консультация бирү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Утырышны Андрей Васильевич Дубинин алып барды.
Тәбрикләү сүзе һәм районыбызда агро-сәнәгать комплексы үсеше турындагы мәгълүматлар белән Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады, бу өлкәдәге югары күрсәткечләргә тукталды.
Ирек Мидхәт улы Тангатаров малчылык тармагында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне мәгълүмат-консультация хезмәтләндерүе тәҗрибәсе белән уртак-лашты, белгечләрнең күрсәткән ярдәмнәрен санап чыкты. Шунысын гына әйтү дә җитәр: 2012 елда гына үзәк хезмәткәрләре 8985 консультация үткәргән. Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов Иглин районында бу тармакта алып барылган эш юнәлешен барлады, ирешелгән уңышларга басым ясады. Самарадан кил-гән бер төркем җитәкчеләр, белгечләр кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдылар, фикерләр белән уртаклаштылар.
Соңыннан семинарда катнашучылар "Базы” һәм  Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында булдылар.
Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск