Муниципаль район хакимиятендә Агымдагы елның 14 гыйнварында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия оештырылуга 95 ел тулды. Күп еллар дәвамында ул балаларга һәм үсмерләргә карата рәхимсезлек, көч куллану мәсъәләләрен хәл итеп килә. Үзенең турыдан-туры бурычларыннан тыш, комиссия хокук бозу очракларын кисәтү максатында профилактика чаралары үткәрү белән дә мәшгуль. Балигъ булмаган балаларның хокукларын, тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен закон нигезендә яклау өлкәсендә күп эш- ләр башкарыла. Болар балаларны як-лау органнары, гаилә, балалар, яшьләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре, халыкны социаль яктан тәэмин итү үзәге, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәгариф бүлеге, муниципаль район хаки-миятенең яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризм, халыкны эш белән тәэмин итү оешмалары белән берлектә эшләнә. 2003 елдан башлап балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе вазыйфасын муниципаль район хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков башкара. Бүгенге көндә комиссия составында 15 кеше хезмәт сала. Ләйсән Таһир кызы Низамовага комиссия сәркатибе вазыйфасы йөкләтелгән. 16 гыйнварда муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы үтте. Анда муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре, мәгариф, хокук һәм сәла-мәтлек саклау органнары вәкилләре катнашты. Комиссия рәисе Геннадий Крюков көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарды. Сүзне башлап балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Гөлнара Бакиева алды. Ул узган елдагы хокук бозу очраклары турында бәян итте. Район буенча былтыр барлыгы 9 хокук бозу очрагы теркәлгән, махсус исәптә 26 яшүсмер тора икән. Ата-ана бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүчеләр 39 гаилә исәпләнә. Арытаба эчкечелек белән мавыгып, тәртипсез тормыш алып барган гаиләләр белән әңгәмә корылды. 2012 елда комиссия әгъзалары катнашлыгында барлыгы 52 материал каралган. Балаларны тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәгән гаиләләр белән даими эш алып барыла. Һәрбер авыл биләмәсендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын профилактикалау чаралары үткәрү буенча җәмгыять инспекцияләре расланган. Лиана Ханмурзина.
|