Пятница, 03.05.2024, 23:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 11
Чакмагышта яңа предприятие – сөт заводы төзелеше тәмамланды. Әле анда соңгы көйләү, ихатаны төзекләндерү эшләре бара. Озакламый завод сөт продуктлары җитештерә башлаячак. Аны рәсми ачуны сентябрь аеның өченче ункөнлегендә үткәрү планлаштырыла. Бу тантанада Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның катнашуы көтелә.
Рәсемдә: сөт заводының иске административ
 бинасы сүтелә. Тиздән бу урыннар тигезләнеп, 
матураеп калачак.
Рәшит Вахитов фотосы.
Просмотров: 415 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

2012 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шәһит Ходайбердин исемендәге премияләр комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне караганнан соң, конкурста катнашуга тугыз дәгъвачыны билгеләде. Алар арасында "Базы буе бөдрә тал” китабы өчен ветеран журналист Рәзифә Гали кызы Сәхапова белән Дүртөйле район гәзите журналисты Илдус Хәмит улы Тимерханов та бар. Бу китапны конкурска "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәширият комплексы коллективы тәкъдим иткән иде.
***
15 сентябрьдә Юмаш авылына нигез салынуга 200 ел тулуга багышлап бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Шушы истәлекле дата – олы юбилей уңаеннан уздырылачак тантаналарда катнашу өчен авылга чит төбәкләрдән дә байтак кунакларның кайтуы көтелә.
***
Хәбәр ителүенчә, 18 августтан республика биләмәсендә кыргый кошларга, шул исәптән үрдәккә ау сезоны ачылган иде. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 15 сентябрьдән кыргый җәнлекләргә  дә сунарчылык итү сезоны ачылачак. Куянга ау – 31 гыйнварга, төлкегә 28 февральгә кадәр дәвам итә. Сунарга чыгучы тәүдә муниципаль район хакимиятендәге аучылык буенча бел ... " Читать дальше "
Просмотров: 550 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

2012 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шәһит Ходайбердин исемендәге премияләр комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне караганнан соң, конкурста катнашуга тугыз дәгъвачыны билгеләде. Алар арасында "Базы буе бөдрә тал” китабы өчен ветеран журналист Рәзифә Гали кызы Сәхапова белән Дүртөйле район гәзите журналисты Илдус Хәмит улы Тимерханов та бар. Бу китапны конкурска "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәширият комплексы коллективы тәкъдим иткән иде.
***
15 сентябрьдә Юмаш авылына нигез салынуга 200 ел тулуга багышлап бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Шушы истәлекле дата – олы юбилей уңаеннан уздырылачак тантаналарда катнашу өчен авылга чит төбәкләрдән дә байтак кунакларның кайтуы көтелә.
***
Хәбәр ителүенчә, 18 августтан республика биләмәсендә кыргый кошларга, шул исәптән үрдәккә ау сезоны ачылган иде. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 15 сентябрьдән кыргый җәнлекләргә  дә сунарчылык итү сезоны ачылачак. Куянга ау – 31 гыйнварга, төлкегә 28 февральгә кадәр дәвам итә. Сунарга чыгучы тәүдә муниципаль район хакимиятендәге аучылык буенча белгечтән путевка алырга тиеш. Аучылык билетлары һәм корал өчен тиешле документлар да аучыны ... " Читать дальше "
Просмотров: 536 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе 9431 гектар мәйданны били. Авылларда 1020 кеше яши, 42 йорт-ихатада 363 гаилә яши, шул исәптән күп балалы гаиләләр 21 исәпләнә.  Авыл Советы 1930 елда оештырылган. Авыл биләмәсе составына 4 авыл кергән. Биләмәдә хуҗалык итүче  предприятие – "Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан, анда 70 кеше эшли. Ике мәгариф учреждениесе бар. Яңа Коты урта гомум белем бирү мәктәбендә 94 укучы укый, 17 укытучы белем бирә. 
Балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә. Тамьян авылындагы башлангыч мәктәптә 8 балага ике укытучы белем бирә, балалар бакчасында 15 бала йөри. Яңа Коты, Тамьян һәм Бикмәт авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Мәдәният учреждениеләре икәү: Яңа Котыда – мәдәният йорты, Тамьянда клуб бар. Өч магазин һәм ике павильон биләмә авылларында яшәүчеләргә сәүдә хезмәте күрсәтү өчен тәгаенләнгән.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 512 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск