Шимбә, 29 сентябрьдә, 10нан 13 сәгатькә кадәр район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион көзге ярминкә оештырыла. Район хуҗалыклары, предприятие-оешмалары, крәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, эшкуарлар үзләрендә җитештерелгән иген, азык-төлек, яшелчә-җимеш, ит һәм башка әйберләр белән сәүдә итәргә чакырыла. Ит сатарга теләүчеләрдән алдан безнең белән килешү үтүләре сорала. Белешмәләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә (Ленин урамы, 55) яки 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә. Бөтен райондашларны да ярминкәдә көтәбез.
Рима Рәхимова
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.