Суббота, 04.05.2024, 05:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 11 » Район хәбәрләре
12:57
Район хәбәрләре
2012 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шәһит Ходайбердин исемендәге премияләр комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне караганнан соң, конкурста катнашуга тугыз дәгъвачыны билгеләде. Алар арасында "Базы буе бөдрә тал” китабы өчен ветеран журналист Рәзифә Гали кызы Сәхапова белән Дүртөйле район гәзите журналисты Илдус Хәмит улы Тимерханов та бар. Бу китапны конкурска "Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәширият комплексы коллективы тәкъдим иткән иде.
***
15 сентябрьдә Юмаш авылына нигез салынуга 200 ел тулуга багышлап бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Шушы истәлекле дата – олы юбилей уңаеннан уздырылачак тантаналарда катнашу өчен авылга чит төбәкләрдән дә байтак кунакларның кайтуы көтелә.
***
Хәбәр ителүенчә, 18 августтан республика биләмәсендә кыргый кошларга, шул исәптән үрдәккә ау сезоны ачылган иде. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 15 сентябрьдән кыргый җәнлекләргә  дә сунарчылык итү сезоны ачылачак. Куянга ау – 31 гыйнварга, төлкегә 28 февральгә кадәр дәвам итә. Сунарга чыгучы тәүдә муниципаль район хакимиятендәге аучылык буенча белгечтән путевка алырга тиеш. Аучылык билетлары һәм корал өчен тиешле документлар да аучының үзе белән йөртелүе мәҗбүри.
***
10 сентябрьдән район биләмәсендә "Пластик” операциясен үткәрү буенча ункөнлек башланды. Шушы уңайдан районда елга, буа, юл буйларын, яшәгән җирне чүп-чардан тазарту чаралары күрелә, өмәләр оештырыла башлады.
Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск