Чакмагышта яңа предприятие – сөт заводы төзелеше тәмамланды. Әле анда соңгы көйләү, ихатаны төзекләндерү эшләре бара. Озакламый завод сөт продуктлары җитештерә башлаячак. Аны рәсми ачуны сентябрь аеның өченче ункөнлегендә үткәрү планлаштырыла. Бу тантанада Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның катнашуы көтелә. Рәсемдә: сөт заводының иске административ бинасы сүтелә. Тиздән бу урыннар тигезләнеп, матураеп калачак. Рәшит Вахитов фотосы.
|