Суббота, 04.05.2024, 02:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 11 » Барысы да – кешеләр өчен
12:57
Барысы да – кешеләр өчен
Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе 9431 гектар мәйданны били. Авылларда 1020 кеше яши, 42 йорт-ихатада 363 гаилә яши, шул исәптән күп балалы гаиләләр 21 исәпләнә.  Авыл Советы 1930 елда оештырылган. Авыл биләмәсе составына 4 авыл кергән. Биләмәдә хуҗалык итүче  предприятие – "Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан, анда 70 кеше эшли. Ике мәгариф учреждениесе бар. Яңа Коты урта гомум белем бирү мәктәбендә 94 укучы укый, 17 укытучы белем бирә. 
Балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә. Тамьян авылындагы башлангыч мәктәптә 8 балага ике укытучы белем бирә, балалар бакчасында 15 бала йөри. Яңа Коты, Тамьян һәм Бикмәт авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Мәдәният учреждениеләре икәү: Яңа Котыда – мәдәният йорты, Тамьянда клуб бар. Өч магазин һәм ике павильон биләмә авылларында яшәүчеләргә сәүдә хезмәте күрсәтү өчен тәгаенләнгән. 
Авыл Советы авыл биләмәсе хаки-мияте тарафыннан яшәгән җирне төзекләндерү һәм матурлау, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди чаралар күрелә. Быел халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, социаль объектларны ремонтлауга аеруча зур игътибар бирелде. Мәсәлән, Яңа Коты авылында Маргыш, Бакча, Көнбатыш урамнары юллары ремонтланды. Авыл мәдәният йортының түбәсен ябу, җылылык системасын алыштыру да зур чыгымнар таләп иткән эшләрнең берсе. Хәзер тәрәзәләрен яңага алыштыру буенча документлар әзерләнә. Мәчет төзү өчен җир бүленде, "Үзәк” МТСы ярдәмендә аның нигезе салына башлады. Шәхси эшкуар Насыйров, пилорама ачып, берничә эш урыны булдырды. Авыл чүплеге тирәсенә агачлар утыртылды, өстәмә койма тотылды. Тамьян авылы янындагы чүплек тә әйләндереп алынды. Бу авылның Үзәк урамы да ремонтланачак, моның өчен Кушнаренко юл ремонт-төзелеш участогы белән килешү төзелде. Клубка агымдагы ремонт ясалды, мәктәп түбәсе яңадан ябылды. Яңа Коты, Тамьян, Бикмәт авылларында су белән тотрыклы тәэмин итү максатында су насослары урнаштырылды, су колонкалары ре-монтланды, урамнарга яктырткычлар монтажланды һәм башкалар.
Кешеләргә уңайлы тормыш шартларын булдыру буенча киләчәктә дә эшләрне дәвам итәчәкбез. Әлеге вакытта социаль объектларны кышкы шартларда эшләтүгә әзерлек бара.
Алмаз Аллаяров,
 Яңа Коты авыл Советы
 авыл биләмәсе хакимияте башлыгы.
Просмотров: 513 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск